Казан метросының икенче линиясен февральдә төзи башларга планлаштыралар

«Казметрострой» АҖ Казан метросының икенче линиясе буенча тоннельне февраль уртасында төзи башлаячак. Бу хакта компаниянең генераль директоры Марат Рәхимов сүзләренә сылтама белән РБК Татарстан хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзер булачак станцияләр өчен территория әзерләнә, коммуникацияләр чыгарыла. Икенче линиянең беренче участогын төзү проектында Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе бар инде.

«Гыйнвар ахырына без «Сетевая компания»сенең 4 МВт электр энергиясен тәэмин итү буенча техник шартларын үтәрбез дип уйлыйм, шуннан соң эшләтеп җибәрү өчен көйләү эшләре башланачак. Февраль уртасында «Академик Сахаров урамы» станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр тоннельләр сала башлаячакбыз, — дип аңлатты Рәхимов.

Шул ук вакытта «Казметрострой» генераль директоры ике чакрымнан артык озынлыктагы тоннельләрне ел ахырына кадәр тулысынча салып булмаячагын әйтте. «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе урынында коммуникацияләрне сүтеп алу эшләрен башкарырга һәм базарны демонтажлауны төгәлләргә кирәк.

Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзүне төгәлләү сроклары әле билгеләнмәгән. Казан башкарма комитеты кулланышка кертүнең якынча срогы 2023 елны билгеләсә дә, Татарстан хакимияте өч ел эчендә дүрт станция төзү бурычын куймады, диде Марат Рәхимов.

Метро төзелешен финанслау белән проблема юк, дип ышандырды «Казметрострой» җитәкчесе. Татарстан бюджетында 2020 елга бу максатларга 1 млрд сум акча каралган, диде ул.


Фикер өстәү