Дәүләт Советында. Ике арадагы дуслык – иң зур кыйммәт

Чүпрәле районында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чувашия Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышы узды. Мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен алга таба нинди эшләр башкарылачак? Утырышта әнә шулар турында сөйләштеләр.

Утырыш башланыр алдыннан ике республика депутатлары Яңа Үби һәм Иске Чүпрәле авыллары мәдәният йортлары эшчәнлеге белән танышты. Кунакларны фольклор коллективлары җыр-бию, татар һәм чуаш халыкларының милли ризыклары белән каршы алды. Сәнгать осталары чуаш халык костюмнары, традицион бизәнү әйберләре күргәзмәсен тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов әйтүенчә, мәдәни традицияләрне, халык иҗатын, мәдәни күптөрлелекне саклау мәсьәләсе безнең күпмилләтле илебез өчен һәрвакыт актуаль.

– Заманча технологияләрдән башка сәнгатьне һәм мәдәни мирасны популярлаштыру мөмкин түгел. Бүгенге уртак эш әлеге тема буенча тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга һәм алдагы эш юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, – диде ул утырышны ачканда.

Депутатлар ике республиканың парламент җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов рәислегендә мәдәни традицияләрне саклауда заманча технологияләр кертү буенча фикер алышты. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, Чүпрәле районы очраклы гына сайланмаган.

– Чүпрәлене Чувашиягә якын булганга түгел, биредә бик күп чуаш милләте вәкилләре дус-тату яшәгәнгә сайладык. Алар үз телен, традицияләрен, мәдәниятен, киемен саклап калган. Без моңа Чүпрәледә тагын бер кат инандык. Халыкларыбызның күпмилләтле, күптелле, күпмәдәниятле булуы – безнең өчен иң зур кыйммәт, – диде Татарстан парламенты Рәисе. – Тәҗрибә уртаклашу һәрчак ниндидер яңалык алып килә, безне берләштерә. 173 милләт вәкиле тату гаилә булып, һәркем үз ихтыяҗын сизеп яшәсен өчен нишләргә? Республикада моңа бик җентекле, зур эш белән ирешәбез.

Фәрит Мөхәммәтшин чуаш халкын Татарстанның мәдәни һәм рухи тормышы үсешенә, икътисадына зур өлеш кертә торган хезмәт сөючән халык дип атады.

– Без сезне күрүебезгә бик шат. Татарстанга килеп, монда милләтара тынычлык һәм татулык өчен күп эшләр башкарылуына тагын бер кат инаныгыз. Күпмилләтлелек, тату тормыш, мәдәни кыйммәтләр –  болар безнең өчен бик мөһим, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Леонид Черкесов республика үсешендә Татарстанның зур роль уйнавын әйтте.

– Чувашия белән Татарстан арасындагы чик безне аермый, ә якынайта. Чуашлар һәм татарлар арасын  күпгасырлык дуслык, бер-беребез белән аралашу һәм ярдәм итешү берләштерә. Чувашиядә татарлар халык саны буенча өченче урында тора. Бездә 30 меңнән артык татар яши. Татарстанда да чуашлар сан буенча өченче урында тора. Биредә 120 мең чуаш яши. Татарстан җитәкчелегенә республикада чуаш телен һәм мәдәниятен үстерүгә зур игътибар биргәне өчен зур рәхмәт! Республикада чуаш этномәдәни компоненты булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли, чуаш телендә «Сувар» республика газетасы, район газеталары нәшер ителә. Бу үзара хөрмәт һәм дуслык турында сөйли, – диде Леонид Черкесов.

Чувашиянең Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, бүген яшьләр өчен ата-бабаларыбыздан калган мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау аеруча мөһим. «Ике комитетның уртак утырышы үз нәтиҗәләрен күрсәтер дип ышанабыз», – диде Черкесов.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов цифрлаштыруның мәдәният өчен дә мөһим булуын әйтте. Аның сүзләренчә, республика мәдәният йортларында, китапханә һәм музейларда мәдәни чараларны трансляцияләү өчен 10 виртуаль концерт залы эшли. Татарстан Милли электрон китапханәсенең цифрлаштырылган басмалары фонды мең китап белән тулыланган.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чуаш һәм татар телендә шигърият антологиясе чыгарырга тәкъдим итте.

– Якутлар белән поэзия, проза антологиясен ясадык. Алар – татар шигърияте, без якут шигъриятен һәм прозасын бастырдык. Шигырь – халыкның җаны. Сезнең белән дә бу юнәлештә эшли башларбыз дип өметләнәм. Милләтара мөнәсәбәтләр, халыклар дуслыгы, дибез. Бу буш сүзләр килеп чыга бит. Гамәлдә күрсәтергә кирәк, – ди язучы.

Утырыш фикерләр әйтү, тәкъдимнәр җиткерү белән генә чикләнмәде. Якын арада ике республика парламенты җитәкчеләре элемтәләрне ныгыту турында килешү имзалаячак.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү