Быел Татарстанда юл эшләренә 56 миллиард сум акча тотылачак

2024 елда республикада Юл эшләре программасын тормышка ашыруга 56,1 миллиард сум акча тотылачак. Бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

“Барлык тотылачак акчаның 9 миллиард сумы – федераль чаралар, калганы – республика казнасыннан”, – диде Премьер-министр.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, быел төбәк дәрәҗәсендәге 208,3 чакрым юлны төзү һәм төзекләндерү күздә тотыла. Бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын да яңартачаклар. Моннан тыш, вак таш җәю һәм авылларда асфальт юлларны төзекләндерү эшләренең һәркайсына 1әр миллиард сум акча тотылачак.

“Юл эшләре күләмен елдан-ел арттырабыз. Бу – республиканың транспорт инфраструктурасын яхшы якка үзгәртеп кенә калмыйча, аны уңайлырак һәм куркынычсызрак та итә”, – диде Хөкүмәт җитәкчесе.


Фикер өстәү