Алексей Песошин Чаллыда трамвай юллары юллары төзү турында: «Бу сорау кичектерелде»

Татарстан Дәүләт Советында узган чираттагы утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллының “Мәләкәс аръягы” микрорайонында трамвай юллары төзү турындагы сорауга җавап бирде.

“Әлеге мәсьәләне өйрәнү дәвам итә. Бүгенге кебек катлаулы чорда, эшкә тотылган һәр сум мөмкин кадәр зуррак нәтиҗә бирергә тиеш. Әлегә Чаллыда яңа автобуслар сатып алу хисабына транспорт челтәрен киңәйтү белән чикләндек”, – диде Премьер-министр.

Аның сүзләренә караганда, трамвай линиясенә бәйле сорау көн тәртибеннән төшеп калмаган. “Әмма аны күпмедер вакытка кичектердек”, – диде Алексей Песошин.


Фикер өстәү