Рөстәм Миңнеханов яңа автобуслар тапшырды

Казанның автотранспорт оешмаларында бүген автобуслар саны 23 кә артты. Автотранспорт оешмаларына Татарстан Президенты автобус тапшырды. Тантаналы чарада “КАМАЗ” оешмасы җитәкчесе Сергей Когогин, Дәүләт транспорт лизинг компаниясенең генераль директоры Михаил Болубояринов катнашты. Әлеге автобусларны “КАМАЗ” оешмасы эшләп чыгарган.

– Оешма алга бара һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге автобуслар җитештерә. Бүген Чаллыда “КАМАЗ” җитештерүне күреп кайттым. Кайтканда “КАМАЗ” тягачында Мамадышка кадәр утырып кайтырга туры килде. Оешма газ белән йөри торган җәмәгать транспортлары җитештерә. Безгә – автобуслар, Мәскәүгә исә электробуслар җыя. Әлеге автобусларның халыкка ватылмыйча хезмәт итүен телим, – ди Рөстәм Миңнеханов. – Бу автобуслар заманча һәм экологик якны да кайгыртып эшләнде. Казан халкы аларны ошатыр дип уйлыйм. Сыйфатлы җәмәгать транспорты – ул биредә яшәүчеләрең кәефен чагылдыра. Республикада алга таба да бу юнәлештә транспорт өлкәсендә дә, юлларны төзекләндерү буенча да эш барачак. Килчәктә әле электробуслар да алырбыз.
Сергей Когогин исә, әлеге машиналарның озакхезмәт итәчәгенә ышандырды.
– Казанда без җитештергән автобуслар йөриячәгенә бик шатмын. Без бу техниклаар яхшы эшләсен, халыкка хезмәт итсен өчен тырышырбыз, – ди ул.

Яңа автобус алуларына АТП эшчеләре дә бик сөенә.
– Әлеге автобуслар 36 һәм 45 маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Без бик шат. Автобуслар күп булган саен, тукталышта көтеп торулар кимиячәк. Транспортлар яңартылуга без шатбыз, – ди АТП– 4 оешмасында машина йөртүче Наил Шәрифуллин.


Фикер өстәү