Бакчачыларны күңелле яңалыклар көтә: салым кайтарыла, түләүләр кими

Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов бакчачылык темасы буенча туры эфир уздырды. Депутат анда 2021-2022 елларда “Бердәм Россия”нең бакчачыларга ярдәм итү йөзеннән законнарга нинди үзгәрешләрне тәкъдим итүе турында сөйләде. Төп ярдәм чаралары арасында – алты сутый хуҗаларының барлык күчемсез милек объектлары өчен электр утына түбән коэффициент кертү, бакчачылык ширкәтләрен су чыгару буенча техник шартлар булдырудан азат итү, бакчачылар өчен салым түләвен һәм башка түләүләрне йомшарту.

“Туры эфир”да шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин катнашты.

Айрат Фәррахов бакчачыларга ярдәм итү йөзеннән булдырылган закон инициативаларына кагылып, үзгәрешләрнең нигезенә бакчачыларның депутатлар исеменә юлланган мөрәҗәгатьләре салынуын басым ясап әйтте. Законнарга төзәтмәләр җәмәгатьчелектә каралып, халыкта хуплау тапкан. Үзгәрешләрнең барысы да бакчачыларның хәлен җиңеләйтүгә, чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән.

Шулай итеп, 2021-2022 елларда бакчачыларга ярдәм итү йөзеннән законга түбәндәге үзгәрешләр кертү планлаштырыла:

– бакчачылык ширкәтләрен су чыгаруга техник шартларны үтәү бурычыннан азат итү (лицензия 2020 елның 1 гыйнварына кадәр алынган очракта);

– объектның билгеләнешенә бәйсез рәвештә (ягъни торак булу-булмавына бәйсез рәвештә), электр утына түләү буенча  түбән – 0,7 коэффициентын куллануны билгеләү;

– бакчачылык ширкәте рәисен, хезмәт бурычларын үтәми, дип танып, салым түләүдән азат итү. Шул рәвешле ширкәт рәисләренең (аларның күпчелеге – пенсионерлар) хәлен җиңеләйтү;

– бакчачылык ширкәтләрен су салымы түләүдән азат итү;

– ширкәт территориясендә бакчачыларның үз хисабына түгел, бәлки төбәк средстволары һәм, беренче чиратта, федераль бюджет акчасы хисабына комплекслы кадастр эшләрен башкару. Айрат Фәррахов басым ясап әйткәнчә, бик күп кадастр хаталары җибәрелә. Шуның аркасында кешеләргә үз кесәсеннән түләргә туры килә;

– бакчачылык ширкәтләре түләүләрен коммуналь түләүләргә тигезләштереп, аларны банк комиссияләреннән азат итү;

– төбәкләр министрлыкларына бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итүнең максатчан ведомство программаларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирү.

“Россиядә 72 мең бакчачылык ширкәте бар. Аларда – 60 миллион күчемсез милек хуҗасы. Бакча – ял урыны гына түгел, бәлки гаиләләрнең үзенә күрә бер терәге дә. “Бердәм Россия” партиясе бакчачылык эшчәнлеген законнарга салу мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алып килә. Бакчачылыкка җәлеп ителгән 60 миллион кешенең һәммәсе якланылырга, бакчачылык ширкәтләре тормышының мөһим мәсьәләләре буенча үзләре үк карарлар кабул итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, – дип басым ясап әйтте Айрат Фәррахов.


Фикер өстәү