Бакчачылык тармагына бирелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләделәр

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар бүлеге белгече Гөлсинә Шәрипова бакчачылык тармагына бирелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде.

«Соңгы елларда җиләк-җимеш мәйданнары кими. 2017 елда Татарстанда интенсив бакчалар үстерү буенча программа эшли башлады. Дәүләт ярдәменең 60 проценты федераль бюджеттан, 40 проценты Татарстан бюджетыннан бирелә. Бакча утырту һәм мәйданнарны карауга иң зур ярдәм күрсәтелә», — дип сөйләде ул.

Белгеч сүзләренчә, субсидия ставкасы бер гектарга 400 мең итеп билгеләнгән, аннан кала тагын коэффициентлар да кулланыла. «Хуҗалык бер гектарда 1250 үсенте утырта икән, коэффициент — 1,4. 2500 үсентедән артык булса — 1,7. Бу ярдәм җир җиләге өчен каралмаган», — ди ул.

Аның әйтүенчә, «Агростартап» программасы буенча җиләк-җимеш үстерүгә грант алып була. Бу мәгълүматны ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыгында сөйләде.

«Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программасы эшли. Су белән тәэмин итү системаларына чыгымнарның 70 процент кайтарыла. Монда шулай ук су сибүгә булган чыгымнар да кайтарыла. Җиләк-җимешкә су һәм электр энергиясе чыгымнарының 60 проценты кайтарыла», — дип аңлатты ул.

Миләүшә Шәрипова модульле теплицалар торгызуга ярдәм булуын да әйтте, бу ярдәм формасы өч ел элек гамәлгә кергән. «Ул теплицалар, нигездә, җир җиләге өчен кулланыла. Ун гектардан теплица торгызылганда 50 проценты кайтарыла», — диде ул.


Фикер өстәү