Кемгә – бәла, кемгә – табыш: кризис шартларында гаҗәеп ысуллар белән “баючылар” арткан

Бәла-каза килгәндә, киеренкелек чорында үзенә файда-табыш алып калырга теләүче кешеләр дә баш калкыта. Хәтерләсәгез, коронавирус пандемиясе башланган чорда күпләр бу афәттән «коткару чаралары»н сатты. Кызганыч, ышанучысы булганда, сатучысы да табыла инде аның. Ил кичергән хәзерге киеренке чорда да бар андыйлар.

Аларны ерактан эзлисе юк. «Авито» ише онлайн игъланнар сайтын ачу да җитә.

Бу арада бар халык кибет киштәләрен бушатып, ыгы-зыгы тудырып, кирәккә-кирәкмәгәнгә азык-төлек сатып алып калырга тырышты. Әйтик, Тверь шәһәрендә яшәүче берәү 12 рулон бәдрәф кәгазен 10 мең сумга сатуга куйган. «Яңа, файдаланылмаган!» дип тә өстәгән.

«Макдоналдс» ябылуы турындагы хәбәр дә күпләрне тетрәндерде. Ашамаган, күрмәгән нәрсәме инде: кешеләр, истәлек дип, шушы фаст-фуд челтәреннән шикәр стикларын сатуга куя башлады. Мондый эчтәлектәге белдерүләрне Россиянең бик күп шәһәрләрендә очрады. Бәяләр дә төрле. Мәсәлән, Төмәндә ул 1 мең сум.

Игъланны урнаштырган кеше исә моны шаяру дип аңлаткан. Башкалар моннан кызык табып, шалтыратты, шикәрне башка вак-төяккә алмаштырырга тәкъдим итте, дигән. Шаярудан зыян юк анысы.

 «Макдональдс» тәңкәсен сатучылар да бар.  Ул фаст-фуд челтәренең Россиядәге 30 еллык эшчәнлегенә багышланган. Аны бер сатучы 50 мең сумга тәкъдим итә. Нумизматлар, бәлки, сатып алыр да, кем белә бит.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ләкин Түбән Новгородта яшәүче берәү барысын да уздырды! Ул «Макдоналдс» пакетын… 10 млн сумга сата. Изге нияттән! Аның сүзләренә караганда, табыш авыру балаларга ярдәм итү өчен хәйрия фондына күчереләчәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Киләсе үзенчәлекле игълан “Икеа” кибете ябылганнан соң пәйда булды. Мисалга, Блохэй дигән акула уенчыгын якынча 7 млн сумга сатарга куючылар Татарстан тирәсендә дә табылды. Искәртик: бу йомшак акула уенчыгы халык арасында шактый популяр һәм үз бәясе 1500 сум тирәсе иде.

 

Чаллы егете Александр шулай ук вазгыятьтән файдаланып калырга уйлаган. 13нче модель айфонын ул… 1 бүлмәле фатирга алмаштырырга тели! Айфоннарның бәяләре соңгы арада “тешләп” алды, бәлки, чынлап та, торагын телефонга алмаштыручысы да табылыр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото: https://kapital.kz/


Фикер өстәү