Татарстанда җиләк-җимеш үстерү тармагында мөмкинлекләр күп дип белдерәләр

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар бүлеге белгече Гөлсинә Шәрипова.

«Татарстан Республикасы халкының җиләк-җимешкә ихтыяҗы 429 мең тонна. Бүгенге көндә 25 проценты гына тәэмин ителә. Бу өлкәдә мөмкинлекләр киң, дәүләт тарафыннан да ярдәм күп. Җиләк-җимеш дефициты 320 мең тонна — 75 процент», — сөйләде ул

Белгеч бакчачылык тармагына бирелә торган ярдәм турында да мәгълүмат бирде. Бу хакта ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссия мәйданында сөйләде.


Фикер өстәү