Быел Тукай премиясе лауреатлары Казан Кремлендә игълан ителәчәк

26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Быел да бу көн чараларга бай булачак. Кайберләрендә үзгәрешләр бар. Бу хакта Туган тел көненә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Әйтик, быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын, традиция буенча, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында түгел, Казан Кремлендә игълан итәчәкләр.

— Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Исегезгә төшерәбез, быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә 10 кандидат тәкъдим ителде, — дип сөйләде Татарстан мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин.

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр билгеле (ИСЕМЛЕК)


Фикер өстәү