Алексей Песошин кадрлар мәсьәләсе турында: «Мигрантлардан башка булмаячак»

Бүген республикада кадрлар мәсьәләсен мигрантлардан башка хәл итеп булмаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Мигрантлар мәсьәләсе күпкырлы. Бу эштә җавапларга караганда, сораулар күбрәк», – диде Алексей Песошин. Аның сүзләренә караганда, бүген мигрантларны адаптацияләү, рус теленә өйрәтү, террорчылыкка каршы куркынычсызлык кебек мәсьәләләр көн кадагында тора.

«Шуны да аңларга кирәк, бүгенге шартларда, бигрәк тә оборона комплексы предприятиеләре һәм, гомумән дә, барлык тармакларда эшчеләргә сорау зур булганда, без кадрлар мәсьәләсен мигрантлардан башка хәл итә алмаячакбыз», – диде ул.


Фикер өстәү