«Бүген бөтен дөньясында күченүләр бара, дөнья икегә бүленде…»

Соңгы көннәрдә эшкә өч мәртәбә таксида бардым, өчесендә дә рульдәге егет безнең кеше түгел иде. Машинага кереп утыруыма гадәттәгечә: «Син кайсы якныкы?» – дип сорадым һәм өчесендә дә таксист таҗик егете булып чыкты. Иң кызыгы, һәрберсе Мәскәү өлкәсендә булган фаҗигане искә төшереп, террорда катнашкан милләттәшләрен сүкте, аларның гамәлләрен милләт өчен хурлык санады. Барлы-юклы русчалары белән: «Они звери, их я сам убил бы», – дип тегеләрнең кешелеген калдырмады. Мин аларны юатмакчы булып маташтым: «Начар кешеләр бөтен халыкта бар инде ул, шуңа күрә тоташ бер милләтне хурларга ярамый», – дидем.

Аларны тынычландырган булдым, үземнең күңел исә кыбырсынып калды. Бездә читтән килеп эшләүчеләр саны елдан-ел ишәя бара. «Әллә Бөек күчеш чоры башланды инде?» – дип шикләнеп тә куям. Тарихка күз салсаң, халыклар әле кабилә булып оешып яшәгән елларда да яшәү урынын еш алыштыра башлаганнар. Аларга йә климат, йә җир ошамаган, күрше «тавыгы»на, ягъни күршеләр байлыгына кызыгулар да булмый калмагандыр, юкса, әледән-әле басып алу сугышлары башланмас иде. Шартлы рәвештә «Бөек күчеш чоры» дип тарихка кереп калган ул вакыйгалар яулап алу сугышлары вакытында Рим империясенең таркалуына бәйле. Һәрхәлдә, тарихчылар шулай ди. Бу – IV–VII гасырларда булган хәлләр.

Ни өчен «бөек күчеш чоры?» Беренчедән, бу хәлләр дүрт гасыр буе дәвам иткән. Тарихчылар аның башлану сәбәпләрен дә әйтәләр. Беренчесе вәхши кабиләләр саны артып, аларга яшәр өчен җир җитмәү икән. Икенчесе, климатның суынуы. Ягъни «кече бозлык чоры» башлану сәбәпле, халык җылы якларга китә башлаган. Өченче сәбәп – дәүләтчелекнең барлыкка килә башлавы. Дәүләтләр барлыкка килә башладымы, алар, әлбәттә инде, үз биләмәләрен киңәйтергә тотына, бу – яулап алу сугышлары башлана дигән сүз. Мондый вакытта бәндә баласы тыныч урын, яхшы тормыш эзләп, «дөнья сәфәре»нә чыга.

Мин ерак тарихка махсус тукталдым. «Без дә Бөек күчеш чорына кереп бармыйбыз микән?» – дим. Шул ук вәхшилек, кайбер дәүләтләрнең дөньяга сыймаулары, үзара берләшеп, башка халыкларга үзләренчә яшәргә көн бирмәскә, барына да хуҗа булырга омтылулар бүген дә сизелә кебек. Дөнья нигә бутала соң? Халыклар ни өчен үз өйләрендә тыныч кына яшәп ятмый?

Рәсми саннарга карасаң, мәсәлән, узган ел Татарстанга гына да читтән 397 меңгә якын кеше килгән. Аларның яртысына якыны эшкә урнашу, йә укыр өчен килгән инде. Шул ук вакытта, гражданлык алып, бездә төпләнеп калучылар да 5 мең тирәсе, ди. Аларның саны һаман да арта барачак әле. Тарихи параллельләр китерүне дәвам итсәк, күп кенә милләтләрнең бергә укмашып яшәве тел, мәдәният өлкәсендә, яшәү рәвешендә элек-электән төрле аңлашылмаучылыклар, хәтта үзара ызгышлар да китереп чыгара торган. Рәсми мәгълүматларга карасак, узган ел бездә мигрантлар тарафыннан 19,8 мең административ хокук бозу, 560 җинаять кылу очрагы теркәлгән. Бер ел эчендә ике мең тирәсе кеше илдән куылган. Әмма бу хәлләрдән зур фаҗига ясыйсы килми. Мигрантлар арасында иң күбе – Урта Азия халыклары вәкилләре, элекке союздаш республикаларда яшәүчеләр. Димәк, бездә барлык милләт халыклары белән бер гаилә булып яшәү тәҗрибәсе бар.

Уртак тел табарбыз, Алла боерса. Бүген бөтен дөньясында күченүләр бара, дөнья икегә бүленде. Бер якта – АКШ һәм Европаның кайбер илләре, аларның Россияне җир йөзеннән юк итәсе килә. Ә икенче якта – Россиягә теләктәшлек итүчеләр. Аларның кеше кубызына биеп түгел, үзләренчә яшиселәре килә. Безнең олы максат та шундый. Дөнья бер болганыр да тынар. Гомергә шулай булган.

Эшкә дип өйдән чыгып барганда баскыч төбендә ике егет белән очраштым. Карап торышка безнекеләр түгел. Кулларында – эш кораллары. Кайсыдыр фатирда ремонт ясаулары турында ишеткән идем. Гадәт буенча: «Сез кайсы якныкы?» – дип сорадым. Таҗикстаннан булып чыктылар. Русчамны-татарчамны бергә кушып: «Армыйча эшләгез!» – дидем. Алар: «Рахмат, ыспасибо!» – дип елмаеп җибәрделәр. Шулай елмаеп яшәргә язсын!


Фикер өстәү