Артур хәзрәт Габдуллин: Баланың бәхетле булуы да, сәламәт булуы да – Аллаһы Тәгаләдән

Яңа туган баланы чит кешегә күрсәтсәң, күз тия, бер атна эчендә исем кушмасаң, исемне шайтан куша… Ишәергә торган яшь гаиләләргә мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта арабызда бала көтү, туудан тулы бер тамаша ясаучылар да шактый. Алтын урталык кайда? Динебез бала көтү, тууга бәйле ышану, гадәтләргә нинди мөнәсәбәттә?

«Иман» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән шул хакта сөйләштек.

Артур хәзрәт Габдуллин

– Аллаһы Тәгалә ислам динендә хатын-кызны өстен куйды. Шуның белән беррәттән динебездә әни кешенең дәрәҗәсе дә бик югары. Бер кеше пәйгамбәребездән: «Кем минем мәхәббәтемә күбрәк лаек?» – дип сораган. Пәйгамбәребез: «Синең әниең», – дигән. «Аннан соң кем?» – дип, ике тапкыр сорагач та, «Синең әниең», – дип җавап биргән ул. Дүртенче тапкырында гына пәйгамбәребез: «Синең әтиең», – дип җаваплый. Аллаһы Тәгалә хатын-кызга олы бурыч – дөньяда нәсел дәвам иттерү вазыйфасын йөкләгән. Бу – бик җаваплы вазыйфа. Шуның белән беррәттән бу – хатын-кыз өчен зур сынау да. Йөклелек чорында организм зур үзгәреш кичерә. Шуңа күрә йөкле чакта хатын-кызга икеләтә зур игътибар, ярдәм күрсәтергә кирәк.

Хатын-кыз йөкле вакытта аның өстеннән намаз вазыйфасы төшми. Ул аны элеккечә үк укуын дәвам иттерергә тиеш. Ләкин ул, басып укырга мөмкинлеге булмаса, утырып та, ятып та укый ала. Үзен яхшы хис итсә, баласына зыян килмәсә, йөкле чакта хатын-кыз ураза да тота ала. Әмма тотмаса да, гөнаһ булмый. Шулай да бала тапканнан соң, ул калдырган көннәрен тотып бетерергә тиеш була.

Баланың җенесен алдан белү гөнаһ түгелме? Динебез моңа нинди мөнәсәбәттә?

Моның бер зыяны да юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм яшәгән чорда бүгенге кебек алдынгы технологияләр булмаган. Бүген бу яктан бик нык алга киттек. Заманча технологияләр ярдәмендә баланың сәламәтлеген тикшерү, җенесен белү гөнаһ түгел.

Соңгы арада баланың җенесен белү бәйрәме гендерпати популярлашып китте. Шәригать ягыннан карасак, мондый бәйрәмнәр оештырырга ярыймы?

– Бу мәсьәлә ике яклы. Пәйгамбәребез: «Кем нинди дә булса халыкка охшарга тырыша, шул – аларның арасыннан», – ди. Шуңа күрә мөселман кеше башка халыкларга охшаудан, аларның ниндидер бәйрәмнәрен үткәрүдән саграк булырга тиеш. Ул аны үзе дә белмәстән ниндидер яхшы бәйрәмгә санап үткәреп, өстенә зур гөнаһ алып куярга мөмкин. Шуңа күрә гендер-пати бәйрәмен уздырганда да сак булырга кирәк. Аны уздырырга ярамый, дип өздереп әйтә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә үзе – яхшырак белүче. Шулай да баланың җенесен белүне зур бәйрәм рәвешендә үткәрмәсәң хәерлерәк. Туачак сабыйның җенесен белгәч, бер-береңне котлап, тыныч кына үткәреп җибәрсәң яхшырак.

Малай яки кыз тусын өчен, махсус календарь буенча йөккә узучылар бар. Болай эшләү дөресме?

– Бу күренешнең ислам диненә бернинди кагылышы да юк. Баланың җенесен нинди дә булса календарь, йолдызнамә, йолдызлардан санап, исәпләп чыгару динебездә тыелган. Баланың нинди җенестә булуы бары тик Аллаһы Тәгаләдән тора.

Җиде көн эчендә балага исем кушмасаң, аннары аңа исемне шайтан куша, сабый белән шайтан идарә итәчәк, диләр.

– Җиде көндә исем кушу мәҗбүри түгел, ә хәерле гамәл. Өлгерә алмасаң, башка көнне кушарга була. Моның бернинди гөнаһы да юк. Бала туганнан соң иң беренче чиратта тагын ни эшләргә кирәк? Финик җимешенә бераз су кушып, ботка кебек бутыйсың да шуны бармак белән алып, баланың аңкавына сылыйсың. Бу баланың эченә туганнан соң баллы әйбер керсен өчен кирәк. Аннары кыз бала туса – бер, малай туса, ике сарык чалырга кирәк. Баланың чәчен кисеп, үлчәп, шуннан чыгып сәдака таратырга кирәк.

Ә баланың беренче алынган чәчен, беренче тапкыр киселгән тырнагын ни эшләтергә?

– Тырнак белән чәч – ташлана торган әйбер. Баланыкымы, өлкән кешенекеме – аерма юк. Аны бисмилла әйтеп ташларга, яндырырга яки җиргә күмәргә мөмкин. Баланың чәчен истәлек итеп саклаган очракта да берничә елдан аны барыбер чүплеккә атып бәрәсең. Бәлки, чәч белән тырнакны саклауның берәр файдасы бардыр. Шәхсән үзем моның мәгънәсен күрмим.

Йөкле чакта чәч киссәң, баланың гомере кыскара, йөкле чакта бәйләү бәйләсәң, бала кендек бавына уралачакӘнә шундый сүзләрне еш ишетәбез. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Халыкта, чынлап та, хатын-кызның йөклелек, бала тапканнан соңгы чорына бәйле төрле ырым-шырымнар бар. Алар бар да уйлап чыгарылган, аларга ышанырга ярамый. Бу – зур гөнаһ. Ырым-шырымнар динебезгә каршы килә, Аллаһы Тәгаләнең берлегенә ышануга каршы килә. Ник дигәндә, кеше тормыштагы сынау, шатлык-куанычларны Аллаһы Тәгаләдән түгел, ә чәч кисүдән килә дип уйлый. Бала туганнан соң, ул берүзе калмасын дип, янына кайчы куючылар да бар. Монысы да –  бер юләрлек. Баланы кырык көнгә кадәр беркемгә дә күрсәтергә ярамый дигән сүз дә – ырым-шырым гына. Аларга ышанырга ярамый.

Күпләр балага кирәкярак, киемнәрне алдан алып куярга курка. Болай эшләсәң, бала туганда берәр күңелсезлек килеп чыгачак, янәсе.

– Халык арасында йөргән ырым-шырым гына бу. Баланың бәхетле булуы да, сәламәт булуы да – Аллаһы Тәгаләдән. Моны алдан кием алу-алмауга бәйләргә кирәкми. Бу – зур гөнаһ. Бүген мондый ырым-шырымнар аеруча күп. Араларында ниндиләре генә юк. Дөреслектә, бала туганчы аңа алдан киемнәр, бала арбасы алып куюның бер зыяны да юк.


Фикер өстәү