Кеше үзендәге бозымны үзе чыгара аламы? Хәзрәт җавап бирә

Кеше үзендәге бозымны үзе чыгара аламы? Моның өчен ни эшләргә кирәк? Өйдәге бозымны ничек чыгарырга? Телефоннан азан тавышын, «Бәкара» сүрәсен яңгыратсаң, йорт чистарамы?

Балтачтан Галия

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ җавап бирә:

– Нинди генә чир белән авырып китсәгез дә иң элек табибларга мөрәҗәгать итәргә, алар әйткәнгә колак салырга кирәк. Әгәр табиблар авыруыгызны билгели алмаса, ачык рәвештә сәбәбен әйтә алмаса, бу очракта үзеңне Коръән белән дәвалап карарга кирәк. Тәненә кагылган авыру бозымга бәйле булса, Коръән белән дәваланганда кеше аны сизәчәк. Бозымлы кешенең күзеннән ихтыярсыз яшь агачак, куллары авыраячак, тәне кызыша башлаячак, күңелендә Коръән укырга теләмәү хисе барлыкка киләчәк. Шундый билгеләр күзәтелсә, кеше, Коръән укып, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, даими рәвештә тәһарәтле килеш йөреп, зекерләр әйтеп, су, ризык өшкереп, үзе дә дәвалана ала. Әмма кеше бозым барлыгын үзлегеннән ачыклый алмаган, үзлегеннән чистарына, пакьләнә алмый торган очраклар да була. Мондый чакта Коръән белән дәвалаучы кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өйдә бозым булса, йортта тынычлык бетә. Кешеләр арасында ызгыш-талаш, низаг башлана, ул йортта кеше тиз генә йокыга китә алмый, йокысы рәхәтлек, тынычлык, ял бирми торган була. Бозымлы йортта үзеннән-үзе ишекләр ачыла, ниндидер гадәттән тыш хәлләр күзәтелә. Андый чакта өйне чистарту чараларын күрергә кирәк. Моның өчен иң беренче чиратта, азан әйтеп намаз укырга, Коръән сүрәләре, бигрәк тә «Бәкара» сүрәсеннән «Аятел Көрси» догасын, «Ясин», «Әр-рахман» сүрәләрен укырга кирәк. Коръән никадәр күп укылса, өйдәге бозыкның көче шулкадәр зәгыйфьләнә, көчсезләнә һәм ахыр чиктә юкка чыга. Йортта Коръән ашы уздыру да өйнең пакьләнүенә сәбәп булып тора.

Дингә калышлы соравыгыз булса, 89534975861 («Ватсап») аша безгә юллый аласыз.


Фикер өстәү