Сәдака турында һәркемне борчыган 10 сорауга ҖАВАП

Әбү Хөрәйра Аллаһ илчесенең: «Биргән һәр хәерегез хөрмә кадәр генә булса да, Аллаһның уң кулына эләккәч, ул зураер. Бу сезнең колыннан ат үстергәнегезгә тиң», – дигәнен ишеткән. Сәдака бирү Аллаһ каршында бик зур саваплы гамәл санала. Сәдаканың фазыйләте турында безгә «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин сөйләде.

– Сәдака ул – кешене Аллаһка якынайта торган гыйбадәтләрнең берсе. Дөньяда вакытта сәдака бирүчеләргә ахирәт дөньясында уннан алып җиде йөзгә кадәр, ә кайбер кешеләргә аннан да күбрәк әҗер-савап бирелә. Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 261 нче аятендә: «Аллаһ юлында байлыкларын сарыф итүче, сәдака бирүче кешеләрнең мисалы җиде башак чыгарган орлык кебек. Ул башакларның һәрберсендә йөз орлык бар. Аллаһ үзе теләгән кешегә әҗер-савапны арттыра. Аллаһ бик күп әҗер-савап Бирүче, бөтен нәрсәне Белүче», – диелә. Сәдаканың фазыйләте бик күп. Хәер бирүче кешенең гөнаһлары гафу ителә һәм байлыгына бәрәкәт иңә. «Бәкара» сүрәсендә сәдака биргән өчен Аллаһның гөнаһларны гафу итүе һәм хәер бирүче кешенең байлыгын арттыруы хәбәр ителә. Шулай ук сәдака бирүче кеше өчен фәрештәләр хәер-бәрәкәт сорап, Аллаһка дога кылалар.

– Хәер бирүнең аерым шартлары бармы?

– Сәдака бирүче үз акылында булган, балигълык яшенә җиткән һәм сәдака бирерлек байлыкка ия кеше булырга тиеш. Әгәр дә үзен һәм гаиләсен тулысынча тәэмин итә алмаса, бурычка керсә, аңа сәдака бирү мәҗбүри түгел. Ул үзе сәдакага мохтаҗ кеше була. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Иң хәерле сәдака – бай булган вакытта бирелгән сәдака». Сәдака хәләл малдан бирелә. Хәрам кәсептән кергән акча булса, Аллаһы Тәгалә аны кабул итми. Мондый сәдакага әҗер-савап та булмый. Тагын бер шарт – сәдаканы Аллаһ ризалыгын өмет итеп, ихлас күңелдән бирергә кирәк. Әгәр дә башкалар алдында мактану һәм үзен күрсәтү нияте белән бирелсә, бу риядан бирелгән сәдака була. Өченчедән, сәдака бирүеңне мохтаҗ кешенең исенә вакыт узу белән төшермә һәм аны битәрләмә.

– Ул чынлап та акча тарату белән генә чикләнми. Аллаһның илчесе аңлатуынча, кешеләргә файда китерүче, аларның хәлләрен яхшыртучы бөтен нәрсә сәдака булып хисаплана. «Кояш чыккан һәр көнне кешеләр тәннәрендәге буыннары өчен сәдака бирергә тиеш. Әгәр дә ул ике кеше арасын төзәтсә, бу –  сәдака, әгәр дә ул бер кешегә дөясенә утырырга ярдәм итсә яки әйберләрен төяшергә булышса, бу – сәдака. Кешеләргә яхшы сүз әйтү – сәдака, мәчеткә намаз укыр өчен баргандагы һәр адым ул – сәдака, юлдан кешеләргә комачаулаучы әйберне алып ташлау – сәдака», – дигән ул. Хәтта очрашкан вакытта кешеләргә елмаю да сәдака булып хисаплана.

– Ир кешенең өенә ризык алып кайтуы да – сәдака, имеш.

– Аның гаиләсен матди яктан тәэмин итүе дә сәдака биргәнгә тиң  саваплы гамәлләрдән санала. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә мөселман кешесе әҗер-савап өмет итеп гаиләсе өчен акчасын сарыф итсә, бу аның өчен сәдака була».

– Коръән мәҗлесләрендә, ашларда сәдака тарату гадәте каян килеп чыккан? Бер караганда, табын янында утыручыларның берсе дә сәдака иясе түгел.

– Безнең җирлектә Коръән мәҗлесендә хәер һәм бүләк өләшү гадәте бар. Бу – мөстәхәб-саваплы гамәл. Сәдака бирсәң, әҗер-савапка ирешәсең, ә бирмәсәң, гөнаһлы булмыйсың. Бәлки элекке вакытта мондый мәҗлесләргә фәкыйрьләрне, ятим балаларны, мескеннәрне җыеп сәдака таратканнардыр һәм бу гамәл тора-бара гореф-гадәткә әйләнгәндер. Асыл сәбәбен бер Аллаһ белүче. Әгәр дә табын янында утыручылар сәдака иясе булмаса, аларга таратырга теләгән нәрсәне бүләк нияте белән бирәсең.

– Сәдаканы акчалата бирүме, әллә, соңгы вакытта еш күзәтелгәнчә, оекбаш, сабын, чынаяклар белән бирү дөресрәкме?

– Икесе дә рөхсәт ителә. Иң мөһиме сәдака итеп таратылган нәрсәдән кеше файда күрсен һәм көнкүрештә куллана алсын. Дини ашларда акча урынына көндәлек тормышта куллана торган сабын, оекбаш, чәй, савыт-саба, китап, кулъяулык кебек әйберләрне тарату шулай ук хәерле гамәлләрдән санала. Әгәр дә ул аны ихлас ният белән эшләсә, сәдака өләшүче кешегә аның өчен әҗер-савап языла,

– Сәдакага ничек дога кылырга? Аның догасы бармы? Үз телең белән теләкләр әйтү генә җитәме?

– Сәдака өчен аерым дога хәдисләрдә искә алынмый, ләкин безнең җирлектә түбәндәге доганы уку гадәткә кергән. «Әллааһүммә-хфаз саахибә һәәзиһис-садәкати ганил-әәфәәти вәл-бәләәйә вәл-әмраадъ. Әллааһүммә-гъфир зүнүүбәһү вә сәббит иимәәнәһү вә сәккыйль миизәәнәһү вә бәәрик ләһү фи әмвәәлиһи вә вәффикъһү иләә хайри мәкаасыйдиһи» (Йә Аллаһ! Бу сәдака иясен афәтләрдән, бәла-казалардан һәм авырулардан сакла. Йә Аллаһ! Аның гөнаһларын кичер, иманын ныгыт, ахирәттә бизмәнендә изге гамәлләре салынган тәлинкәсен авыр ит, байлыгына бәрәкәт иңдер һәм хәерле максатларына ирешергә ярдәм ит!). Әгәр дә сәдака алучы кеше бу доганы белмәсә, үз телең белән теләкләр әйтү дә җитә.

– Үзеңә бирелгән сәдаканы башкага бирергә яки аннан баш тартырга ярыймы?

– Сиңа бирелгәнне кабул итеп алырга кирәк. Әгәр дә мохтаҗ булсаң, үзеңә тотасың, юк икән, башка кешегә яки мәчеткә бирәсең. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр Гомәр ибн әл-Хаттаб исемле сәхәбәсенә байлык бирде. Шул вакытта әлеге сәхәбә: «Йә Аллаһның илчесе! Аны миннән фәкыйрьрәк кешегә бирсәң, яхшырак булыр иде», – диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Бу байлыкны ал да үзеңә куллан яки сәдака итеп бир. Әгәр дә сиңа, үзең соранып йөрмичә, байлык килә икән, аны ал», – диде.

– Балаларга, студентларга, гыйлем юлындагыларга сәдака бирү саваплы, диләр.

– Ятим балаларга, студентларга, дини гыйлем алучы шәкертләргә сәдака бирү – саваплы гамәл. Чөнки алар гыйлем алу белән мәшгуль булганга һәм кәсеп кыла алмаганга күрә үзләрен матди яктан тәэмин итә алмыйлар. Шул сәбәпле мохтаҗ кешеләр төренә керәләр.

– Иң мөһим сәдака ул кайсы?

– Фарыз һәм ваҗиб сәдакалар. Бу сәдакаларны бай кеше бирмәсә, зур гөнаһлы була. Фарыз сәдака ул – зәкят белән гошер сәдакасы, ә ваҗиб сәдака – фытыр сәдакасы. Әгәр дә бер кешенең 85 г алтыны яки шуңа бәрабәр 310 мең сум акчасы булса, аңа шушы байлыкның 40тан бер өлешен (2,5 процентын) ай календаре буенча бер ел узганнан соң фәкыйрьләргә бирү фарыз була. Гошер сәдакасы – җыеп алган уңышның уннан бер өлешен зәкят ала торган кешеләргә бирү. Фытыр сәдакасы – рамазан ае ахырында мохтаҗларга бирелә торган сәдака. Моннан башка сәдакалар мөселман кешесе өчен нәфел сәдака булып хисаплана. Мәсәлән, юлда соранып йөрүче сукбайларга яки гарипләргә, мохтаҗ кешеләргә сәдака бирү мөстәхәб. Бирсәң – савап аласың, ә бирмәсәң – гөнаһлы булмыйсың.

– «Биргән хәерең сине явызлыктан саклый», диләр. Моны ничек аңларга?

– Бу гыйбарә Әнәс ибн Мәлик исемле сәхәбәнең сүзеннән алынган. Ул: «Сәдака бирергә ашыгыгыз. Дөреслектә, бәла-каза сәдаканы уза алмый», – дигән. Сәдака бирү ахирәт өчен дә һәм шулай ук бу дөнья тормышы өчен дә файда китерә торган бәрәкәтле гамәлләрдән санала. Аны берәр авыру белән чирләгән вакытта яки  бәла-каза килгәч бирү мөстәхәб. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә сәдака бирүче кешене бәла-казалардан һәм авырулардан коткара. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр заманында кояш тотылды. Шул чакны ул үзенең сәхәбәләренә: «Әгәр дә хәвефле мондый хәлне күрсәгез, Аллаһка дога кылыгыз, тәкбир әйтегез, намаз укыгыз һәм сәдака бирегез», – диде. Берәрсе, авырып китеп, чирдән дәвалана алмаса, аңа шулай ук сәдака бирү хәерле. Авырган вакытта сәдака бирелсә, Аллаһ шушы чиргә шифасын тизрәк иңдерә.  Бу гамәлнең хаклыгын һәм файда китерүен чынбарлыкта булган вакыйгалар да раслый. Бервакытны Ибн Мөбарәк исемле табигыйннан бер кеше: «Йә Әбү Габдрахман! Минем теземә шеш чыкты һәм ул җиде ел бу төзәлми. Мин аны төрле дарулар белән дәвалап карадым, табибларга мөрәҗәгать иттем, ләкин бер файда да күрмәдем», – ди. Теге галим әйтте: «Син кешеләр суга мохтаҗлык кичерә торган бер урын эзлә һәм шунда кое казыт. Шул урында кое суы чыкса, тезеңдәге шешең төзәлер дип өметләнәм». Шуннан соң теге ир кое казыта һәм авыруыннан котыла.

Әбү Бәкер әл-Хаббәзи исемле кеше бик хәтәр бер авырудан интегә. Шул вакытта күршесе: «Аллаһ илчесенең: «Авыру кешеләрегезне сәдака белән дәвалагыз» дигән сүзләре белән гамәл кылып кара әле», – дип киңәш итә. Шуннан соң бик күп карбыз сатып алып, мохтаҗларны һәм сабый балаларны ашата. Соңыннан алар, кулларын күтәреп, Аллаһка дога кыла һәм шифа сорыйлар. «Аллаһ белән ант итәмен ки, икенче көнне иртән мин Аллаһның рәхмәте белән сау-сәламәт хәлдә уяндым», – ди ул. Бу мисаллар сәдаканың көченә шик калдырмый.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү