Үлгән кешенең 3, 7, 40 нчы көннәрен уздырганда нинди догалар укыла? Хәзрәт җавап бирә

Үлгән кешенең 3, 7, 40 нчы көннәрен уздырганда нинди догалар укыла? Җавабыгыз өчен бик рәхмәтле булыр идем, иншаллаһ.

Халидә Мифтахова

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ җавап бирә:

– Иң элек шунысын искәртик: кеше үлгәннән соң өчесен, җидесен, кырыгын, ел ашын үткәрүләр, һәр атна кич дога кылу, мәрхүмне искә төшереп, ниндидер мәҗлес үткәрүләр – бик күп төрки мөселман халыклары арасында таралган, шәригатькә каршы килмәгән бер гореф-гадәт. Бүген кайбер мөселманнар мондый мәҗлесләргә каршы килсә дә, алар элек-электән булган. Бу мәҗлес чын күңелдән, изге ният белән уздырыла икән, уздыручы кеше савап ала, мәрхүмнең рухы шат була. Анда аерым шушы сүрә генә укылсын дигән таләп юк. Иң хәерлесе – «Ясин», «Тәбәрак» сүрәсен уку. Дин китапларында мәрхүмнең хәле кырыгына кадәр авыр булыр дигән сүзләр бар. Аның хәле җиңеләйсен, гөнаһлары гафу ителсен, ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсен дип, кырыгына кадәр көндезге вакытта – «Ясин», кич белән «Тәбәрак» укылса, хәерле булачак.

Дингә калышлы соравыгыз булса, 89534975861 («Ватсап») аша безгә юллый аласыз.


Фикер өстәү