Газетага язылу

Озакка килмәсен: ютәл турында белеп тору кирәк

Елның салкын фасылларында гына түгел, җылы чорында да ютәлдән интегүчеләр еш очрый.

Озакка килмәсен: ютәл турында белеп тору кирәк

Вируслар һәм сезонлы авырулар вакытында йөткерү – гадәти хәл, ә менә ел фасылына карамастан ютәлнең озакка сузылуына табиблар игътибарлы булырга куша. Чөнки ул җитди чир билгесе булырга мөмкин. Шуңа күрә ютәлне табибтан башка гына дәваларга, игътибарсыз калдырырга киңәш ителми. Ютәл турында түбәндәгеләрне белеп тору һәркемгә файдага булыр.

Яман чир булмасын

Озакка сузылган ютәлне күпләр чирнең озакка сузылуы гынадыр дип уйлап ялгыша. Әмма бу яман шеш яки йөрәк авыруы билгесе дә булырга мөмкин икән. Шунлыктан ютәл 8–10 атнадан да озаккарак сузылса, кичекмәстән табибка күренүең хәерле. Катлаулыгына карап бу авыру ике, дүрт, сигез атнага кадәр сузылырга мөмкин. Ютәл ике айдан соң да үтмәсә, шөбһәләнергә сәбәп бар.

Кайсы куркынычрак?

Күпләр коры ютәлне юешенә караганда куркынычсызрак дип уйлый. Коры ютәл пәйда булуга, аны тизрәк какырык куптара торган дарулар эчеп җиңәргә тырышучылар да еш очрый. Тик бу хәлне җиңеләйтми, киресенчә, катлауландыра гына. Ютәл – организмның сулыш юлларын чистарту өчен барлыкка килә торган рефлексы. Аны үзеңчә дәвалау хәлне тагын да мөшкелләндерергә мөмкин.

Пневмония китереп чыгармасын

Тиешенчә дәваланмаган ютәл, бронхит пневмониягә дә китереп җиткерергә мөмкин. Организмда хәлсезлек, тын кысылу, күкрәк читлеге авырту, битнең агарынып китүе, температураның кискен югары (40 градуска кадәр) күтәрелүе – пневмония билгеләре. Боларга көчле ютәл дә өстәлеп, какырык куба башларга мөмкин. Вакытында тиешенчә дәваланмаган ютәл аяныч нәтиҗәләргә – бронхиаль астмага да китерергә мөмкин. Шуңа күрә ютәлне дәвалаганчы башта сәбәбен ачыклаудан башлау тизрәк терелү мөмкинлеге бирә.

Аермасы бар

Грипп, ОРВИ вакытында күп очракта коры ютәл борчый. Ул авыруның беренче 3–4 нче көнендә барлыкка килә. Грипп булганда башта коры ютәл, аннары юешкә әйләнә.

Бронхит вакытында борынга томау төшә, тамак авырта, боларга коры ютәл дә кушыла. Мондый очракта сулыш юлларында лайла җыела, ә бу исә тукымаларның зарарлануы турында сөйли. Бронхит төрле була, аның иң авыр һәм озак үтә торганы кискен бронхит дип йөртелә. Мондый вакытта коры ютәл борчый, какырык купмый интектерә, күкрәк читлеге авырта, кабырга тирәләре сызлый, тамак төбе кытыклый, авыз кибә. Кискен бронхитны кайвакыт антибиотиклар белән дә тиз генә җиңеп булмый.

Аллергия вакытында ютәл булганда температура күтәрелми, ә кичкә хәл мөшкелләнеп йөткерү көчәя, хәтта буыла башлаган сыман булырга мөмкин.

Коронавирус вакытында ютәл төрлечә – коры да, юеш тә булырга мөмкин. Үпкәләргә бик зур зыян килгәндә, какырыкта кан да булуы бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре