Йога дип, динеңне онытма. Мөселманга спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы?

Аллаһы Тәгалә кешегә сәламәтлекне әманәт итеп бирде. Шуңа да җаныбызны гына түгел, тәнебезне дә сау тоту – бурыч. Мөселманга спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы? Дарулар куллану турында динебездә ни диелә? Ни өчен психик чирләр арта?

Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга «Рәхмәтулла» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Ясәвиев ачыклык кертте.

Ни өчен сәламәтлек мөселман өчен әманәт булып тора?

– Без – адәм балалары – Аллаһы Тәгаләнең безгә бик зур нигъмәтләр бирүен күрәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә: «Без адәм балаларын хөрмәтләдек», – ди. Бу хөрмәтне без нидә күрәбез? Аллаһы Тәгалә адәм баласын башка җан ияләреннән өстен кылды. Кеше сыерның сөтен сава, эчә, туклана. Атка атланып йөри. Киресенчә түгел бит. Аллаһы Тәгалә эшләребезне, ашау-эчү, кием-салым, сәфәребезне күп кенә җан ияләре аркылы – үсемлекләр һәм җәнлекләр аша башкарырга мөмкинлек бирә. Шуны күргән адәм баласы: «Кара әле, безгә никадәр зур нигъмәт, байлык бирелгән», – дип уйларга тиеш. Шул байлыкларның берсе – сәламәтлек.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Адәм баласының кадерен белмәгән ике байлыгы бар: шуның берсе – саулык, икенчесе – вакыт», – диде. Вакыт та, саулык та югала. Аны кире кайтарып булмый. Шуңа да саулыкка әманәт итеп карарга, аны сакларга кирәк. Мөселман кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Ризыкны исраф итмәскә, күп ашамаска, хәрәкәт кылырга.

Кайбер кеше тормышын дарусыз күз алдына да китерә алмый бит. Диндә БАДлар, дарулар эчү турында ни диелә? Дару хәләл булмаска да мөмкин бит әле…

– Кемдер БАДлар файдалы ди, кемдер зыянлы, ди. Гарвард университетында алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә, БАДлар зыян китерә дигән фикергә килгәннәр. Белүче – Аллаһы Тәгалә. Дарулар, БАДлар мәсьәләсендә мөселман табибларына мөрәҗәгать итү хәерле. Алар алдарга тырышмас, төгәл һәм гадел булыр. Фармакологларның һәркайсы үз даруын алга сөрә бит инде ул. Аудитория җыю максатыннан, реклама чараларын куллана. Хәтта файдасыз инъекцияләр, дарулар тәкъдим итәләр. Халык, рекламага кызыгып, шуларны ала. Аллаһы Тәгалә безгә хәрам булган әйберләрдә шифа бирмәде. Исән калу, үлем куркынычы янаганда хәрам ризык ашау рөхсәт ителгән кебек үк, дарулар очрагында да шулай.

Кызганыч, халык пәйгамбәребез (с.г.в.) медицинасын белеп бетерми. Әйтик, кара тмин кебек дәвалау чаралары мөселманнарда еш кулланыла. Табиблар аның файдалырак та булуын әйтә.

Мөселманга йога белән шөгыльләнергә ярыймы?

– Күп кенә мөселман кардәшләребез йогага күнекмә, сулыш алу гимнастикасы итеп кенә карый. Кайбер мөселман илләрендә йога тыелган. Әйтик, Мисыр, Сингапур, Индонезия кебек илләрдә. Ни өчен? Йогада индуслар диненең элементлары бар. Аларда кояшка табыну, аннан иләһ ясау киң кулланыла. Кояшны Аллаһ урынына күрү, ягъни. Йогага бирелеп, дингә суынган, диннән читләшкән, хиҗабын салган хатын-кызлар да бар.

Мөселманга спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү рөхсәтме?

– Ибн Гәҗлән исемле шәхес: «Аллаһы Тәгалә мөэминнәрнең куәтен бәдәннәренә (әгъзаларына) түгел, калебенә бирде», – дигән. Күргәнегез бардыр: өлкән яшькә җиткән, картайган әби яисә бабай көндезләрен ураза тота, төннәрен намазда уздыра, гыйбадәт кыла. Күп яшьләр моны булдыра алмый.

ГТО нормалары бар бит әле. Анда яшенә күрә кемгә нәрсә тиешле икәне билгеле. Әмма күп кенә спортчыларыбыз, тыштан караганда яшь, матур булса да, кемгәдер җәбер-золым сала, үзен тәкәббер яктан күрсәтә, эчә, тарта. Мондый спортта нинди мәгънә бар соң алайса? Шуңа да һәрнәрсәнең чамасы булырга тиешле. Рекорд куям дип, авыр штанга күтәрәм дип, умыртканы кәкрәйтү, билне бетерү, соңыннан гаилә корып та, аны кайгырта алмый, мескен булып, авыр хәлдә яту яхшы күренеш түгел.

Ислам динендә хәрәкәт хуплана. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Йөргәндә тиз йөрегез», – дигән.

Чисталык – ярты иман, диләр. Моны ничек аңларга?

– Чисталык, пакьлек – иманның яртысы. Бу – эчке һәм тышкы чисталык турында. Иман дигән сүз астында, күп галимнәр сүзенчә, намаз тора. Иманнан башка намаз булмый. Чисталык – намаз шартларының берсе бит. Намаз укый торган урын чиста, кием дә, тән дә чиста булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәтта: «Суган, сарымсак ашаган килеш мәчеткә бармагыз», – ди. Бу да – мөселманның үзен чиста тотарга тиешлегенә дәлил.

Зыянлы гадәтләр турында динебез ни ди?

– Берәү сорый: «Хәмерне өйдә түгел, гаражда сакласам ярыймы?» Соң гараж да синеке ләбаса! Хәмердән котылмыйча торып, азмы ул, күпме – тынычлык, бәрәкәт көтмә инде.

Хәзер яшьләр тәмәкедән вейпка күчте. Кемдер аның зыяны әллә ни түгел, ди. Әмма күп галимнәр ир-егетләрнең тестостероны кими дигән фикердә тора. Бу гормон – ирне ир итүче гормон. Вейп тарту хатын-кызларга исә бала китерү сәләтенә зыян сала, дип әйтүче галимнәр бар.

Нәрсәнең саулыкка, акылга, зиһенгә зыяны бар икән, аларның барысы да исламда тыелган һәм харам. Аларга тотылган акча – исраф. Ә исраф хәрам. Чит гадәтләргә кызыгу бар инде бездә… Хәләл, тәмле булган ризыклар, эчемлекләр җитәрлек. Әйтик, компотлар, җимеш сулары бар. Хәләл мөмкинлекләр чиктән ашкан лабаса.

Күпләр хәзер психик чирләрдән интегә…

– Психик авыруларга без мәҗнүнлек дип карыйбыз. Бу сүз тамырында «җенләнгән» дигән мәгънә бар. Җенләнгән, шайтан кергән, кеше үзенә хуҗа була алмаган.

Чынлап та, кайбер психик авыруларны табиблар да дәвалап бетерә алмый. Күп кенә галимнәр: «Шайтан кешегә керсен өчен, өч ишек бар: гафләт (гафиллек), шәһвәт (аңа хуҗа булмау, азгынлык), гадаб (ачуга хуҗа булмау)» ди. Мондый вакытта кеше белән шайтан идарә итә.

Дин буенча яшәү адәм баласын чын кеше булып калырга ярдәм итә.

Ислам динендә акылга зәгыйфьлек килгәннәргә берникадәр өстенлек бирелә. Аларга терелгәнче гөнаһ язылмый. Үз акылына килгәч, бозыклык эшләсә, гөнаһ языла. Акылга зәгыйфьләргә намаз уку, ураза тоту фарыз түгел. Алар белән йомшак аралашу каралган. Үртәргә, котыртырга ярамый. Кечкенә бала белән ничек сөйләшәсең, шулай аралашырга кирәк. Аларны аңларга тырышу, аларны кайгырту – мөселманнарга хас сыйфатлар.

Ураза белән намазның сәламәтлеккә файдасы нидә?

– Күп кешеләр ислам динен авыр дип кабул итә. Бик мәшәкатьле, киенәсе, юынасы, иртән торасы бар икән, исламда ял да юк, кызык та түгел, диләр… Бу инде гыйлем юклыктан килә. Ислам дине буенча яшәүнең кеше өчен бөтен яктан да файдасы зур. Саулык ягыннан да, психикасына да, акылына да, тормышта уңышларга ирешү ягыннан да.

«Дөреслектә, синең колагың да, күзең дә, йөрәгең дә Аллаһ каршында җавап бирәчәк», – диелә Коръәндә. Намаз укыган, ураза тоткан кеше телен дә, колагын да, йөрәген дә гөнаһтан саклый. Шуңа күрә адәм баласының чиста табигатен сакларга ярдәм иткән нәрсә – ислам дине.


Фикер өстәү