Әләк түгел, яхшы теләк. Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы исерек йөртүчеләр турында хәбәр итәргә кушты

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында үлем-китем, имгәнү очраклары кимегән. Аның каравы юлларда теркәлгән фаҗигаләр саны арта бара. Ун ай эчендә балалар катнашындагы һәлакәтләр саны да арткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

Быелгы 10 айда Татарстан юлларында 2827 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 233 кешенең гомере өзелгән, 3368 кеше имгәнгән. Юл сагында торучылар чаң суга: республика юлларында балалар катнашындагы һәлакәтләр саны да арта бара. Быел әнә шундый 389 авария теркәлгән. Бу узган елгыдан 25 очракка күбрәк. Юлларда 16 баланың гомере өзелгән. Әлеге куркыныч сан былтыргыдан 5кә артык. Узган айда гына Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама һәм Менделеевскида 5 баланың гомере өзелгән.

– Мондый фаҗигаләр нигездә ата-аналар гаебе белән килеп чыга. Димәк, алар баланың гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен кулыннан килгәнне эшләмәгән. Машинада барганда бала махсус кәнәфигә утырган, каешы эләктерелгән булырга тиеш. Бу яктан ата-ана үзе дә баласына яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш, – диде Рөстәм Гарипов.

Автоинспекция башлыгы исерек йөртүчеләр мәсьәләсенә аерым тукталды. Бу хакта тиз арада ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Шунда ук искәртеп тә куйды: әләкләү түгел, кеше гомерен саклап калуга үз өлешеңне кертү бу.

Ел башыннан бирле инспекторлар исерек килеш рульгә утырган 11 меңнән артык кешегә беркетмә төзегән. Мондый хәлдә икенче тапкыр эләккән 911 кешегә карата җинаять эше ачылган. Ун ай эчендә республикада исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән 177 юл фаҗигасе килеп чыккан. Аларда 28 кешенең гомере өзелгән, 205 кеше имгәнгән. Алда телгә алган саннарның һәркайсы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимрәк. Узган елның гыйнвар – октябрь аралыгында республика юлларында исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән 233 юл һәлакәте килеп чыккан булган. Аларда 84 кешенең гомере өзелгән, 301 кеше имгәнгән.

– Саннар кимесә дә, тынычланырга иртәрәк. Кызганыч, исерек килеш рульгә утырган кешеләр аркасында килеп чыккан юл фаҗигаләрен бетерә алмыйбыз әле, – дип искәртте Рөстәм Гарипов.

Җәяүлеләр дә юлларда игътибарлырак булсын иде. Ел башыннан бирле алар катнашында 803 һәлакәт килеп чыккан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк.

– Юлны рөхсәт ителгән урыннан гына чыгарга кирәк. Машинаның ахыргача туктап беткән булуына да инаныгыз. Кышкы чорда юл аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ник дигәндә, кышын машина тиз генә туктый алмый, – дип искәртте Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

Юллардагы вазгыять ничек үзгәргән?

2023 елның 10 ае Узган ел белән чагыштырганда (очрак)
Юл һәлакәтләре 2827 +19
Үлүчеләр 233 –24
Имгәнүчеләр 3368 –77

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү