63 кешенең гомере өзелгән: Татарстанда юл һәлакәтләре саны кими, корбаннар арта

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов журналистларга куркыныч саннарның кайдан килеп чыкканын аңлатты.

Корбаннар турында

Быел 85 көндә (Рөстәм Гарипов 23 мартка булган мәгълүматларны җиткерде. – Ред.) республикада 549 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 63 кешенең гомере өзелгән. Корбаннар узган елгыдан 16га күбрәк. Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, 48 кеше машиналар бәрелешү, тагын 15е тапталу аркасында һәлак булган.

– Каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан аварияләрдә 29 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 28е – машиналарны узу рөхсәт ителгән урында. Кызганыч, машина йөртүче еш кына үз-үзенә артык ышанган була. Каршы як полосага чыкканда, юлның бушмы-юкмы икәнен дә тикшереп тормый, машинасының көчен, үз полосасына кайтып өлгерәчәкме-юкмы икәнлеген дә чамалап бетерми ул, – дип сөйләде идарә башлыгы.

Җәяүлеләр турында

Киемдә яктылык кайтаргыч булсын! Рөстәм Гарипов җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен киметүнең бер юлын әнә шунда күрә. Ник дигәндә, мондый фаҗигаләр, гадәттә, караңгы вакытта килеп чыга. Киемгә яктырткыч тагу мәҗбүри таләп буларак кертелгән илләрдә юл фаҗигасендә гомерләре өзелгән җәяүлеләр саны 70 процентка кимегән. «Яктылык кайтаргычлар балалар киемендә дә, өлкәннәрнекендә дә булырга тиеш. Зебрага аяк басар алдыннан башта борылып карыйк: машина йөртүче сезгә юл бирергә җыенамы-юкмы?» – дип искәртте баш инспектор.

Иминлек каешы турында

Машинага утыруга иң беренче эш итеп иминлек каешын эләктерергә кирәк! Рөстәм Гарипов журналистлар белән очрашкан саен әйткән бу сүзне янә кабатлады. Быел каеш эләктермәгән булулары аркасында дүрт кешенең гомере өзелгән. «Авыл буйлап йөрисезме сез, шәһәрдәме, трассадан барасызмы – мөһим түгел. Туктап торган машинага икенче бер машина килеп чәкелсә, артта утырган кеше ян тәрәзәгә бәрелә. Каешы эләктерелгән булса, мондый хәл килеп чыкмаячак», – дип ачыклык кертте Рөстәм Гарипов.

Балалар турында

Былтыр республика юлларында 17 баланың гомере өзелгән. Быелгы өч ай саннарына карасак, балалар катнашында килеп чыккан аварияләр саны артканлыгын күрәбез. Рөстәм Гарипов: «Машинада барганда, бала махсус утыргычта утырырга, иминлек каешы эләктерелгән булырга тиеш. Бакчага, мәктәпкә барыр алдыннан юл кагыйдәләре турында балаларның исенә төшерергә дә онытмасак иде», – диде.

Тәҗрибәсез машина йөртүчеләр турында

1 апрельдә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру тәртибе үзгәрә. Имтиханны өч тапкыр тапшыра алмаган кеше дүртенче сынауга ярты ел узгач кына керә алачак. Тәҗрибәсе ике елдан кимрәк булган йөртүчеләр гаебе белән быел 22 авария килеп чыккан. Рөстәм Гарипов күпләрнең имтихан тапшырырга әзерлексез килүен, теория өлешен генә түгел, практиканы да беренче тапкырдан тапшыра алмауларын әйтте.

Юллардагы вазгыять саннарда

  01.01.24 – 25.03.24 Узган ел белән

чагыштырганда

аварияләр 549 –43
үлүчеләр 63 +16
имгәнүчеләр 690 –62

 


Фикер өстәү