Фәрештәләр усал була аламы?

Аллаһы Тәгаләнең кеше күзенә күренмәс, әмма адәм баласын туры юлдан йөртүче, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүдән армас-талмас нурдан яратылган фәрештәләре барлыгы билгеле. Алар нинди? Фәрештәләргә нинди вазыйфа йөкләнгән? Адәм баласын фәрештәгә тиңләргә ярыймы?

 «Өметлеләр» мәчетеннән Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек.

– Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне ни өчен яраткан, аларга нинди вазыйфа йөкләнгән?

– Фәрештәләр дип Аллаһы Тәгаләнең нурдан бар иткән иң хәерле җан ияләренә әйтелә. Аларның төп вазыйфалары Аллаһка гыйбадәт кылу һәм Аның әмерләрен үтәүгә бәйле. «Әнбия» сүрәсенең 19–20 аятьләрендә: «Аллаһның фәрештәләре Аңа гыйбадәт кылырга тәкәбберләнмиләр һәм бу эштән туктамыйлар. Алар көне-төне Аллаһны мактыйлар һәм армыйлар», – диелә. Фәрештәләрнең барлыгына ышану Аллаһка иман китерүнең бер шарты булып тора, чөнки алар турында Коръәндә һәм хәдисләрдә хәбәр ителә. Аларның барлыгына ышанмаучы кеше мөселман булмый. Кешеләрдән аермалы буларак, фәрештәләр ашамый, эчми, йокламый, ару-талуны белми, гөнаһлар кылмый, ир белән хатын-кыз җенесенә бүленми. Алар бик тиз хәрәкәт итә һәм бик зур көчкә ияләр. Аларда акыл бар, ләкин гөнаһка этәрүче шәһвәт теләге юк.

– Нинди фәрештәләр бар? 

– Фәрештәләрнең хисабын Аллаһтан башка һичкем белми. Алар күктә бик күп. Шулай ук алар Аллаһы Тәгаләнең боерган хезмәтләрен кылу өчен җиргә дә төшә. Безгә исемнәре билгеле булган фәрештәләр түбәндәгеләр: Җәбраил – пәйгамбәрләргә Аллаһтан хәбәр алып килгән фәрештә. Һәрбер пәйгамбәргә Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен һәм китапларын ул китерде. Коръәнне дә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) 23 ел дәвамында Җәбраил фәрештә алып килде һәм, укып, аңа мәгънәләрен аңлатты. Микаил – яңгыр, кар яуу, җил исү, үсемлекләр үсү кебек табигать күренешләренә җаваплы фәрештә, Исрафил – Кыямәт көне алдыннан Сур быргысына өрүче фәрештә. Ул Сур быргысына ике мәртәбә өрәчәк. Беренче тапкыр  барча җан ияләрен һәлак итү, аннары Кыямәт көнендә үлекләрне терелтү өчен. Мәләкүл-мәүт – үлем фәрештәсе – җаннарны алучы үлем фәрештәсе. Кайбер дини китапларда аның исеме Газраил дип килә. Мөнкир белән Нәкир – кабердә сорау алучы ике фәрештә. Алар үлгән һәр  кешедән «Раббың кем?», «Пәйгамбәрең кем?», «Динең нинди иде?» дип сорый. Мәлик – җәһәннәм сакчысы, Ридван – җәннәт сакчысы, Кирамүн – Кәтибүн – кешеләр артыннан гамәлләрне күзәтеп һәм язып баручы ике фәрештә. Кешенең уң ягында булган фәрештә аның изге гамәлләрен һәм әйткән яхшы сүзләрен яза, ә сул яктагысы гөнаһлы гамәлләрне һәм сүзләрне язып бара.

Алардан тыш, Җир йөзендә һәрбер бәндәне зарар һәм зыяннан, афәтләрдән саклап йөрүче сакчы фәрештәләр дә бар.

Фәрештәләрнең төс-кыяфәтләре, зурлыгы турында мәгълүмат бармы?

– Коръәндә һәм хәдисләрдә кайбер фәрештәләрнең кыяфәтләре һәм зурлыклары турында хәбәр ителә. Мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең кыяфәте турында «Нәҗем» («Йолдыз») сүрәсенең 5–6 нчы аятьләрендә аңлатыла. Аллаһы Тәгалә: «Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) Коръәнне бик тә куәтле, матур кыяфәтле фәрештә өйрәтте», – ди. Моннан тыш Коръәндә фәрештәләрнең канатлы булулары турында хәбәр ителә. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) Аллаһның тәхетен күтәреп торучы фәрештәне сыйфатлап: «Миңа Аллаһның тәхетен күтәреп торучы бер фәрештә турында сөйләргә рөхсәт ителде. Аның колагы белән иң өсте арасындагы ераклык җиде йөз еллык юл хәтле», – диде.

– Кешене фәрештәгә тиңләргә ярыймы? Еш кына: «Син фәрештәдәй матур, син фәрештә кебек», – дип әйтәбез бит.

– Берәр кеше турында мактап сөйләгәндә, анда булган матурлык, рәхимлелек, изгелек кебек күркәм сыйфатларны фәрештә белән чагыштыру рөхсәт ителә. Мәсәлән, «фәлән кеше фәрештәдәй матур», «фәлән кеше фәрештәдәй яхшы иде» дип мактап искә алу ярый, ди ислам галимнәре.

Фәрештәне кеше күзе белән күрергә мөмкинме?

– Фәрештәләрне нурдан яратылган асыл кыяфәтләрендә күреп булмый. Бары тик Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) генә Җәбраил фәрештәне ике тапкыр асыл сурәтендә күрә алды. Фәрештәләр кеше кыяфәтенә кергән очракта гына аларны күз белән күреп була. Бу хакта Коръәндә һәм хәдисләрдә дә әйтелә.

– Фәрештәләр начар, усал була аламы?

– Юк, чөнки Аллаһы Тәгалә аларны Коръәндә «Әнбия» сүрәсенең 26–27 аятьләрендә мактап: «Фәрештәләр – Аллаһның хөрмәтле коллары. Алар Аны узып бер сүз дә әйтмиләр. Алар Аның әмеренә буйсынып гамәл кыла», – ди.

Ә менә җәһәннәмдә Аллаһның әмерләрен үтәүче зобани фәрештәләр имансыз кешеләргә карата усаллык күрсәтәчәк. Аллаһы Тәгалә «Тәхрим» сүрәсенең 6 нчы аятендә: «Әй, иман китергән кешеләр! Үзегезне һәм гаилә әгъзаларыгызны ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган җәһәннәм утыннан саклагыз. Анда Аллаһка каршы килмәүче, Аның әмерләрен үтәүче кырыс, каты газаплаучы, көчле фәрештәләр булачак», – дип кисәтте.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү