26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Быел да бу көн чараларга бай булачак.
Бәйрәм чаралары иртәнгә 8:00 сәгатьтә Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашуы көтелә.
11:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бәйрәм концерты узачак. Чарада традицион рәвештә Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булачак. Аларны Рөстәм Миңнеханов бүләкләячәк.
14:00 сәгатьтә Опера һәм балет театры янындагы мәйданчыкта урнашкан Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак.
Чираттагы чара 16:00 сәгатьтә Камал театры янындагы мәйданчыкта үтәр дип көтелә. Монда исә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat