“Апас” якташлык җәмгыяте иҗади бәйге игълан итте

Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан иҗади бәйге игълан итә.

Катнашырга теләүчеләр үзләре иҗат иткән өч шигырь яки өч хикәя язып җибәрергә тиеш. Ул 12-25 яшьлек кешеләр арасында үткәрелә. Эшләрне apas.zemlyachestvo@mail.ru адресына юллый аласыз. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы. Беренче урынга – 15, икенчегә –10, өченчегә 5 мең сум акча бирәчәкләр.

 

 


Фикер өстәү