Бүләккә бер миллион: «Tatar сүзе» бәйгесенә 500 гә якын видеоязма килгән

Бер миллион сум акча бер кешегә биреләме?   «Tatar сүзе» конкурсын  оештыручыларга иң еш бирелгән  сорау шушы. 1 миллион сум – конкурсның тулаем приз фонды ул! Ләкин бүләк суммалары да саллы.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган конкурсның электрон почтасына һәм ватсап номерына 500 гә якын видеоязма килгән икән инде. Бәйгенең нигезләмәсендә – «профессионал язучыларның, классик авторларның әсәрләре генә катнаша ала» дигән шарт куелса да, үзләре язган әсәрләрне укып видео юллаган үзешчән катнашучылар да  аз түгел. Бу очракта оештыручылар  битараф калмаулары, үзләре белән бер дулкында булулары өчен рәхмәтен белдерә. Ләкин жюри нигезләмә шартларына тәңгәл,  профессионал, танылган авторларның әсәрләрен сәнгатьле сөйләгән, укыган осталарның  язмаларын гына  караячак.

Конкурс шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза, мәсәл номинацияләре буенча үтә. Җиңүчеләргә түбәндәге премияләр каралган:

10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
I урын – 30 000 (утыз мең) сум
II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум
III урын – 20 000 (егерме мең) сум.

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум
II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум
III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:
I урын – 50 000 (илле мең) сум
II урын – 40 000 (кырык мең) сум
III урын – 30 000 (утыз мең) сум.

Профессионал катнашучылар арасында:

I урын – 100 000 (йөз мең) сум
II урын – 80 000 (сиксән мең) сум
III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.

Бәйге турында тулырак TATFIL.RU (КОНКУРСЛАР/TATAR СҮЗЕ) сайтында белергә мөмкин.

 

«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесе башланды: җиңүчеләрне зур күләмдәге акчалата премияләр көтә

 


Фикер өстәү