Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 124кә җиткән

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп, республикада яңа инфекция корбаннары саны 124 кеше булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1961 елда туган ир-атны пневмония һәм Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган.

«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү