Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 100дән артты

Татарстанда коронавирус йоктырган тагын 3 кешенең үлеме очрагы теркәлгән, хәзер аларның саны 101гә җитте.

1957 елгы ир-атта коронавирус аркасында пневмония булуы ачыкланган. Әлеге авыру нәтиҗәсендә хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы көчәюе ирнең үлеменә китергән.

1952 елгы хатын-кыз да хастаханәгә үпкә ялкынсынуы белән китерелгән булган. Аның да хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы кискенләшкән һәм аны коткарып кала алмаганнар.

1980 елгы ир-ат та пневмония белән хастаханәгә китерелгән булган. Аның да хроник авырулары кискенләшүдән гомере өзелгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


Фикер өстәү