Республикада коронавирустан өч кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коронавирустан 1950 елда туган бер хатын-кыз, 1951 һәм 1952 елларда туган ике ир-ат үлгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклашабыз.

9 июльгә республикада коронавирустан барлыгы 560 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү