Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1937, 1942 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм хатын-кыз инфекция корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән пандемия башланганнан бирле 182 кеше үлгән.