Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше үлгән

Татарстанда узган тәүлектә 1941, 1955, 1942, 1938, 1934 елларда туган биш ир-ат һәм 1974, 1960, 1955 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

29 октябрьгә булган мәгълүмат буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 971 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү