• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

    Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

    Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

    Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

    Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

    Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

    Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

    Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

    Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

    Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

    Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

    Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

    Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

    Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

    Песи белән бала намазны бозмый (Намазга бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

    Песи белән бала намазны бозмый (Намазга бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

    «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

    «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

    Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

    Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

    Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

    Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

    Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

    Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

    Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

    Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

    Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

    Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

    Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

    Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

    Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

    РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

    РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

    Битне уятабыз! Язын бит тиресенә аерым игътибар кирәк

    Битне уятабыз! Язын бит тиресенә аерым игътибар кирәк

    Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

    Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

    Жалюзи юу сере

    Жалюзи юу сере

    Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

    Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (03.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (02.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (29.04.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (20.04.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (13.04.2023)

    ТР Законнары (06.04.2023)

    ТР Законнары (03.04.2023)

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары

    ТР Дәүләт Советы карарлары (23.03.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Калифорниядә космик ракеталар төзүче милләттәшебез: «Кем белә, космоста яшәргә дә мөмкинлек туар әле»

- ieditor
30.10.2021
- Җәмгыять
1
Калифорниядә космик ракеталар төзүче милләттәшебез: «Кем белә, космоста яшәргә дә мөмкинлек туар әле»
0
Карулар
Share on Twitter

Калифорниядә космик ракеталар төзүче милләттәшебез – Казанда. Туган җирендә ул  ниләр эшләргә җыена?  Шул хакта Надир Баһавиевның үзе белән сөйләштек.

– Надир Таһирович, башкалабызга нинди планнар белән кайттыгыз?

– Мин Татарстанда тәҗрибә-конструкторлык бюросына нигез салырга җыенам. Анда  электросамолетлар, бер баскычлы, күп кулланылышлы ракеталар, теләсә кайда йөри алучы транспорт (вездеход) проектлары эшләнер дип күздә тотыла.

 – Заманында гаиләгезнең Америкага күченүе нәкъ менә сезнең космос турындагы хыялларыгызны тормышка ашыруга бәйле дип ишеткәнем бар иде…

– Океан артына күчүебезгә төп этәргеч бирүче абыем булды. Ул вакытта Казан авиация институтының икенче курсын тәмамлаган гына идем әле.  Мин аңа бик теләп кушылдым. Чөнки балачактан космос белән кызыксынуым бик көчле булды. Әтием белән беренче ракетаны очыруыбыз әле дә хәтеремдә. Миңа ул чакта 7 яшь иде. Шуннан бирле бу хыял мине бер генә минутка да ташламады. Талантлы балалар өчен «Сәләт» лагерена килеп эләккәч, компьютер белән ныклап шөгыльләнергә җай чыкты. Ни кызганыч, үзгәреш чорында  Россиядә космонавтика өлкәсенә игътибар бөтенләй кимеде диярлек. Шул сәбәпле мөмкинлекләр чикләнде. Һәм мин, Петр I чит илләрдә кораблар төзергә өйрәнгән кебек, АКШта космик корабларны төзү планын тормышка ашырдым.

– Ул вакытта Америкада мөмкинлекләр күбрәк булыр дип уйладыгызмы?

– Әйе. Ни өчен дигән сорауга да җавап бирәм.  Анда космонавтика өлкәсе күбрәк  эшмәкәрләр кулында,   шуңа күрә космос белән шөгыльләнүче кеше һәм галәм арасына дәүләт кысылмый. Беренче булып  шундый эшмәкәрләрнең берсе Берт Рутан һәм аның Scaled Composites дип аталган компаниясе галәмгә суборбиталь сикереш ясады, бу мине бик илһамландырды. Аның абыйсы Дик Рутан ягулык өстәмичә генә дөнья тирәли   очып рекорд куйды. Мин алардан бик күп нәрсәгә өйрәндем.

–  Казаннан килгән бер татар студентын Америка колач җәеп каршы алмагандыр дип беләм. Бүгенге дәрәҗәгә ирешү өчен нинди юллар үтәргә туры килде? Гомумән, океан артында ниләр белән шөгыльләнәсез?

– Беренче эш итеп  машина саттым. Шуның белән бергә  инглиз телен камилләштердем, иң мөһиме,  сату-алу эшенә өйрәндем. Икенче эшем – хәрби хезмәт. АКШ армиясендә башта рядовой булдым, соңрак, инде университетны тәмамлагач, Милли Гвардиядә офицер булып хезмәт иттем. Эмбри-Риддл Аэронавтик университетында ракеталар конструкторы һөнәренә төшендем. Piper Aircraft, Masten Space Systems һәм XCOR Aerospace компанияләрендә эшләдем, аннан соң инде, шактый тәҗрибә туплагач, Bagaveev Corporation дип аталган  үз компаниямне ачып җибәрдем.

– Бу эш Америкада инвесторларны кызыксындырамы? Аларны җәлеп итү авырлыклар тудырмыймы?

– АКШта акча җәлеп итү күпкә җиңелрәк булды, монда бераз катлаулырак. Мин бит инновацияләрне, ягъни яңалыкларны тормышка ашырырга тырышам. Яңа  эш ачылмаган китап шикелле, ниләр булачагын фаразлап бетереп булмый, шуңа да  зур тәвәккәллек сорый, чөнки теләсә нинди этапта  акчаны югалтырга мөмкинсең. Әйтергә кирәк, Америка эшмәкәрләре тәвәккәлрәк, куркып тормыйлар.  Монда исә башкачарак, мәсәлән, мин Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы белән элемтәгә кергән идем. Алар, нигездә, бина төзелеше кебек  куркынычсыз өлкәләргә генә инвестиция  ясарга тырышалар.  Әмма биналар, складлар салып, юллар төзеп кенә алга китеп, дөньяга танылып  булмый шул. Бүген термотөш реакторлар, 3-яссы басучылар (3Д-принтерлар), кабат кулланылучы орбиталь ракеталар, оптик санаклар, генетика белән шөгыльләнергә кирәк. Мәсәлән, бездә автоном электр авиация транспорты булса, башкалага Татарстанның һәр авылыннан ярты сәгатьтә килеп җитәргә мөмкин булыр иде. Мондый мөмкинлек булганда,  авыллар да юкка чыкмас, киресенчә, кешеләр табигать кочагында яшәргә омтылыр иде. Менә шундый хыялларны тормышка ашыру максатыннан  мин Татар конструкторлык бюросын ачарга планлаштырам да инде. Бу – бик кирәкле гамәл. Хәтерләсәгез,  АКШ беренче урынга электр тогы, авиация һәм интернет инновацияләре аша иреште. Советлар Союзы исә космонавтика инновацияләре аша зур уңыш казанды.

– Үзгәртеп кору чорында Россия космос өлкәсендә зур чигенеш ясады, дидегез. Бүгенге эшчәнлекне ничек бәялисез?

– Югары дип  бәяли алмыйм. Минемчә, хәзерге идарә итүчеләр космос өлкәсенә хәрби, контроль һәм акча призмасыннан гына карый.

– Татарстанда авиация өлкәсендә генә түгел, космос өлкәсендә дә шактый эшләр башкарыла дигән фикерләр бар. Килешәсезме?

– Килешмим. Татарстанда бәлки оптика һәм идарә өчен ниндидер компонентлар ясаладыр, әмма безгә ракетаны галәмгә җибәрү мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәк. Мәсәлән,  Кама елгасы тамагында баржалардан космодром төзергә булыр иде. Монда барып чыкмаса, Казахстан белән килешеп, анда үз космодромыбызны булдырырга, я Кырымда  төзергә мөмкин. Биологик яктан ябык экосистемалар ясау эше дә көн үзәгендә тора. Төрле планеталарга очарга җыенабыз икән, димәк, әзерлек эшләрен дә алдан ук алып барырга кирәк,  мәсәлән, кайчан да булса Марсны яулый алабыз икән, анда аш-суны Җирдән китермәсләр бит.

– Гади күзлектән караганда  колач җитмәслек зур эшләрне тормышка ашыру өчен ни өчен нәкъ менә Казанны сайладыгыз? Монда озакка калырга җыенасызмы?

– Соңгы араларда Казан Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә  бик җитди инженерлык үзәге булып танылды. Татар кешесе буларак, мин моңа читтән генә карап тора алмадым, җаен табып,  шул дулкынга кушылып китәргә теләдем. Икенче сәбәбе дә бар.   Мин Казанда туып үстем,  яшермим, бик сагынып яшәдем. Минем өчен башкаламның һәр почмагы кадерле. Хәзер җәяү чыгып китәм дә  иске биналарга сокланып йөрим. Шәһәрнең яшеллеккә күмелүе  күңелемә бигрәк тә хуш килә. Тик кайбер урыннарда  биналар артык тыгыз төзелгән. Ирексездән,  кешеләрне болай  тыгызлау коронавирус  кебек чирләрнең баш калкытуына сәбәпче түгелме икән дип уйлыйсың. Табигатьне торгызырга, урманнар утыртырга кирәк. Бу җәһәттән минем хыялым да бар: Казанны Бакчасарай кебек Алмасарайга әверелдерер идем. Яшел газоннарда алмагачлар утыртып, шәһәрне, чыннан да, бакча итәргә була бит. Озакка кайттыгызмы дигәннән, хәзер минем өчен бөтен Җир шары  туган йортым кебек. Әлегә исәбем – Казанда рәхәтләнеп хыялларымны тормышка ашыру.   Аннан кем белә,  космоста яшәргә дә мөмкинлек туар. Бер караганда кайда яшәвем артык мөһим дә түгел кебек. Ә барыбер туган җирем,  мондагы дусларым,  театрлары, Ак Кирмәне белән үз татарларым сагындыра.

– Татарлар дигәннән,  яңа проект буенча фәнни статьягызны һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Фәннәр академиясенә татар телендә юллагансыз. Яшерен-батырын түгел, технология өлкәсендә мондый адымнар безнең өчен инде гайре табигый хәл кебек тоела. Бу ни өчен кирәк? Теләктәшләр табылыр дип уйлыйсызмы?

– Мин милләттәшләремне үзе бер зур цивилизация кебек кабул итәм. Татарча уйлау башка  телләрдән бөтенләй  аерыла ул. Мин өч телне камил беләм. Димәк,  бер үк проблема турында өч телдә дә уйлый алам дигән сүз. Шуңа күрә бу халәтне бик яхшы сиземлим. Дөрес, телләрне күбрәк белгән саен,  чишелеш тә тизрәк табыла. Алар бер-берсенә ярдәм итә.  Минемчә, татарлар – төрки дөньяның иң алдынгы халкы.  Без моны һәрвакыт истә тотарга, бердәм, ярдәмчел булырга тиешбез. Нәкъ менә шундый хисләр мине үз халкыма хезмәт итәр өчен кайтарды да инде. Теләктәшләр дә бар. Термотөш реакторның туры тизләткечен  бер инженер-энергетик белән инде планлаштыра башладык, компонентларны сатып алыргамы яки үзебезгә ясаргамы дигән сорауга җавап табу өчен татарча бәхәсләшәбез. Әлбәттә, сызымнар да татар телендә булыр дип көтелә. Ә нигә әле үз телебез шул дәрәҗәдә камил була торып, без башкаларның авызына карап торырга тиеш? Үз дөньябызны төзергә вакыт җитте дип беләм.

– Хәзер күп ата-аналар балаларының татарча белем алуына каршы. Сәбәбе – яхшы белгеч була алмас дип куркалар. Татар мәктәбендә белем алган кеше буларак, бу хакта сезнең фикерегез?

– Үз тормышыма кагылгач, мактану булмасын, күңелдәгесен әйтәм: татар телендә укысагыз, минем кебек акыллы булырсыз. Сүз дә юк, төрле телләрне белү кешене акыллы итә. Ә үз телең – ул бөтенләй башка нәрсә.  Туган тел   күңелнең  иң тирән почмакларына үтеп керә, бөтен барлыгыңны биләп ала, шуңа күрә иҗат иткәндә дә, эшеңдә дә иң якын ярдәмчең була. Минемчә, татар телен өйрәнергә теләмәү – ул татар авылыннан шәһәргә килеп урысча сөйләшә алмау комплексы. Туган телеңне ташлап калдырырга  түгел, киресенчә,  өстәмә итеп рус телен дә, башка телләрне дә камил өйрәнү ягын карарга кирәк.

– Татарлар арасында талантлар күп. Аларның казанышы дөньяга танылсын өчен ниләр эшләргә?

– Татар телендә инновацияләр белән шөгыльләнергә кирәк. Иманым камил,  термотөш реактор турында мин татарча язган статьяга  нигезләнеп термотөш реакторын төзи башласак һәм уңышка ирешсәк, бөтен дөнья татар телен өйрәнә башлар, ә Казан һәм Татарстан талантларны җәлеп итүче урынга әверелер.

– Талантлар дигәннән, без әниегез Мәсхүдә апа Шәмсетдинованың иҗаты белән илһамланып яшибез. Музыка һәм технология… Икесе елганың ике яры кебек. Әниегезнең иҗатын сез ничек кабул итәсез?

– Без ике яр түгел, без бер үк елга. Конструкторлар эше бик иҗади бит, тик без  иҗатыбызны ноталар белән түгел, металл белән язабыз. Әниемнең музыкасы мине бик илһамландыра. Хәтта беренче бизнесым да  аның музыкасын кассеталарга язып сату булган иде. Гади «Багышлау» мелодиясеннән алып, Сөембикәгә ярымай кую тантанасы концерты кебек катлаулы шедеврларына кадәр  яратып  тыңлыйм.  Әниемнең музыкасы мине  сокландыра, илһамландыра, иҗат итәргә көч бирә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

Тэглар космосфәнФәния Әхмәтҗанова
TweetShare

Фикерләр 1

  1. Халил Гайнетдинов says:

    Эфэрин! Фэния Эхмэтжанова, гомумэн Ватаным Татарстан, Жиhан турында, шушы юнэлештэ унышлар, аерым шэхеслэр турында топле мэкалэлэр язып тора. Бу татар журналистикасында Яна хэм бик куанычлы куренеш. Космонавтика кеше цивилизациянен ин алдынгы, бугенге телдэ эйткэндэ, ин инновацион юнэлешлэрнен берсе. Татар кешесе шушы юнэлешне узлэштерэ башласа, килэчэктэ омет бар. Анын мисалы булып тора Надир Багавиевнын унышлары. Жиhан хэм аны ойрын, узлэштеру юнэлешне Жиhангирлар инициатив торкеменен максаты булып тора. Без курэбез, боз кузгалды, безнен укучылар космонавтика темасын табигый дип кабул итэлэр. Димэк, тиздэн Татарстаннын унышлары да куренэ башлар. Рэхмэт Ватаным Татарстанга, рэхмэт Фэния Эхмэтжановага.

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Төркия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Эрдоганның Президент сайлауларының икенче турында җиңүе турында игълан итте

22:29

Менделеевск районында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән өстәмә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

16:34

Укучы яшьтәш кызының корсагына мылтыктан аткан

15:22

Әбүзәр Гәләлиев: Чикне саклау – зур эш

14:16

Татарстанда июнь аенда «Татарстанда яшәүче» карталарын чыгару башлана

13:55

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

12:57

Укытучы икенче сыйныф укучысын үз-үзен үтерүгә кадәр җиткерүдә шикләнелә

11:41

Җиде коралланган җинаятьче качкан

10:37

Танылган астролог җәй көне булачак мөһим вакыйгалар турында сөйләде

09:15

Татарстанның дүрт муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә тавыш бирү участоклары ачылды

08:30

Алексей Песошин сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

07:00

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Каравон бәйрәме уңаеннан котлады

06:10
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Биш бала әтисе Рәшит Зиннәтуллин ни өчен ташландыкка әйләнгән?

25.05.2023

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

11.05.2023

Ярдәм кирәк: «Курган өлкәсендә татар авылы янды! Кешеләр бернәрсәсез калды!»

08.05.2023

«Башына җиттегез баланың. Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың!»

05.05.2023

Түзмәскә кирәк, балам. «Намаз укый идем, шул вакытта китереп сукты»

03.05.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 26 Май 2023 - 10:32 АнонимЭлфизэ, молодец!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 10:27 АнонимСамира молодец.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 10:16 ИлназСамира Опа жинечек тавыш бирегез онын өчен!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 08:48 ГельсиняСамира самая лучшая! Молодец Самира!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 08:13 АнонимЭлфизэ молодец унышлар сина«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)

СОРАШТЫРУ

Сездә ташу киттеме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!