Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагын теркәлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда 1937, 1957, 1965 елгы хатын-кызлар һәм 1976 елгы ир-ат вирус корбаны булган.
Вафат булучыларның үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Пандемия башланганнан соң Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 174 кешенең гомере өзелгән.