Коронавирусның яңа мутациясе тарала башлаган: анысы тизрәк йога һәм тарала

Үткән атнаның төп яңалыгы Англиядә коронавирусның яңа мутациясе тарала башлау турындагы хәбәр булды. Үзгәргән вирус үзенең элгәрләренә караганда тизрәк йога һәм тарала, диләр. Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министры СOVIDның яңа штаммы аз санда һөҗүм итсә дә, кешеләрнең авыруын игълан итте.

Авыру көчлерәк бара һәм үлемгә ешрак китерә дип әйтмиләр әйтүен. Әмма кызурак темплар белән таралучы яңа штамм дөнья илләре җитәкчеләрендә сагаю һәм шикләнү хисләрен көчәйтте. Күп кенә Европа дәүләтләре Бөекбритания белән транспорт элемтәсен туктату турында карарлар кабул итә башлады. Франциянең транспорт министры Англиягә рейсларны кимендә 48 сәгатькә туктату турында игълан итте. Голландия, Бельгия, Италия һава транспортын ул тарафларга юллаудан туктады. Аларга Австрия белән Болгария кушылды. Германиянең сәламәтлек саклау министры Йенс Шпан Бөекбритания һәм Көньяк Африка республикасы гражданнарының теләсә нинди транспорт белән илгә килүен чикләү турында хәбәр итте.
Ул арада инде үзгәргән коронавирусның үрнәкләре башка илләрдә дә табыла. Нидерландта, Көньяк Африка республикасында, Австралиядә инде моны рәсми рәвештә таныдылар. Көньяк Африка республикасы белгечләре үзләрендәге штаммның Англиянекеннән аерылуын да әйтә. Әлегә мутацияләнгән вируска да вакциналарның теше үтә дип әйтәләр. Үзгәрешләр тагын да көчәйгәндә генә вакциналар яраксызга чыгачак дип саныйлар. Әмма әле бер генә вакцинаның нәтиҗәлелеге дә киң халык массаларында расланмаган.
Коронавирусның дәүләтләр арасындагы элемтәләргә һәм дөнья икътисадына астыртын һөҗүме дәвам иткәндә, Африкада кораллы баш күтәрүләр тарала. Инде дистә елдан артык фетнә учагы булып торган Малида хөкүмәт түнтәрелеше булды һәм президент отставкага китте. Табигый байлыклар мул булган бу илдә француз гаскәрләрләре фетнәчеләргә каршы сугыш алып бара.
Якшәмбе кичендә генә газета хәбәрчесенең «Телеграм» каналына Үзәк Африка республикасында кораллы баш күтәрү турында ашыгыч хәбәр килеп иреште. «Үзгәрешләр яклы патриотлар коалициясе» дип аталган гыйсъянчылар союзы ил башкаласы янәшәсендә генә бер административ үзәкне 20 декабрь иртәсендә яулап алды. Бу илдә Россия хәрбиләре бар. Баш күтәрүчеләрнең лидеры һәм аның ике улы яраланды дип әйтәләр. Баш күтәргән коалициягә ике радикал исламчылар төркеме һәм бер христиан фетнәчеләре үзара берләшкән һәм гаскәрләренең гомуми саны 9 меңгә җитә дип әйтә белгечләр. Ил диктаторы Россия хәрбиләренең сагы астында тотыла. Баш күтәрүче төркемнәр үзләренең коалициягә берләшүләре турында шимбә көнне генә игълан иткән иде. Бер тәүлек эчендә масштаблы хәрби һөҗүм дә оештырдылар.
Үзәк Африка республикасы алмазларга һәм алтынга бай ил булып санала. Гыйсъянчы төркемнәрнең дә максаты – табигый байлыклар ятмаларын үз кулларына алу. Ул илдә Россия хәрби базасын тоту Мәскәүгә күпмегә төшәдер, анысы мәгълүм түгел. Әмма алар арасында югалтулар булу турында хәбәрләр күренә инде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү