Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт, Зәй, Түбән Кама шәһәрләренә эшлекле сәфәр кылды

Әлмәттә Президент «Татнефть» җәмгыятенең Директорлар советы утырышында катнашты. Җыелышта 2020 елның унбер аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, 2021 елга бюджет расланды.

Киләсе елга бюджет проекты бизнес юнәлешләрен үстерүне, социаль программаларны гамәлгә ашыруны, әйләнә-тирә мохитне саклауны һәм углеродны киметү чараларын үз эченә алган эшчәнлекне финанслауны һәм башка мәсьәләләрне үз эченә ала.

Директорлар советы җыелышында бу елны геологик разведка эшчәнлеге программасының үтәлеше турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Әйтик, агымдагы елда «Татнефть» төркеме ниятләгән чаралар исәбендә 11 скважина эзләү-бораулар эше башкарылган, шуларның 7се – Татарстан территориясендә. Утырышта катнашучылар шулай ук 2021 елда «Татнефть» компаниясенең стратегик максатларына төзәтмәләр кертте.

Аннан Президент Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге филиалында яңа радиология корпусын карады. Ул «Татнефть» ярдәме белән җиһазландырылган. Филиал поликлиникасын төзүгә 150 млн сум инвестиция кертелгән, шуның 90 млн сумын «Татнефть» бүлеп биргән. Татарстан Президенты «Татнефть»нең Әлмәт һәм бөтен нефть төбәге өчен бу әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруда зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Зәйдә Рөстәм Миңнеханов газ-мотор инфраструктурасының берьюлы 4 яңа объектын ачты.

– Яңа ел алдыннан республикада тагын дүрт газ салу станциясе ачылышы белән котлыйм. Татарстанда алар 28 булачак. Икътисадта пандемия белән бәйле кыенлык­ларга карамастан, газ һәм газ-мотор ягулыгы куллану арта бара. «Газпром» компаниясенә һәм аның бүлекчәсенә шушы проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәм. Җитәкчелек безнең барлык ихтыяҗларыбызны һәрвакыт аңлый, – диде Президент ачылыш тантанасында. Онлайн режимда ачылышка Нурлат, Актаныш, Минзәлә районнары кушылды.

Түбән Камада Президент катнашында «Танеко» нефть эшкәртү комплексының дизель ягулыгының яңа җитештерүен эшләтеп җибәрү чарасы узды.

– Ел ахырында биредә очрашып, яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрү гадәте бар. Коронавирус пандемиясе китергән барлык кыенлыкларга карамастан, «Татнефть» компаниясе бу елны лаеклы тәмамлый,
«Танеко» безне яңа җитештерү объектлары белән сөендерүен дәвам итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү