Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. 1937 һәм 1956 елда туган хатын-кызлар, 1940,1943 һәм 1949 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. SARS-CoV-2 вирус идентификацияләнгән.

Республикада коронавирустан барлыгы 328 кеше үлгән.


Фикер өстәү