Татарстанда тагын 6 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын алты кеше коронавирус корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

1951 һәм 1961 елларда туган ир-ат һәм 1957, 1934, 1963, 1939 елларда туган хатын-кызлар коронавирустан гомере өзелгән.

Шулай итеп, 22 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 1395 кеше үлгән.


Фикер өстәү