Республикада коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Узган тәүлекләрдә Татарстанда коронавирустан өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.

1946, 1949 һәм 1969 елда туган хатын-кызлар ковид корбаны булган. 5 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан 147 кеше үлгән.


Фикер өстәү