Атлар катнашындагы һәлакәттә өч яшүсмер үлгән

Автомобиль ат көтүенә бәрелү сәбәпле, Башкортстанда 15-16 яшьлек өч яшүсмер үлгән, икесе имгәнгән. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Фаҗига якшәмбе төнендә Әбҗәлил районы Атауды авылында булган.

Яшүсмерләр утырган Daewoo Nexia автомобиле атлар көтүенә бәрелгән. 2004 елда туган ике егет һәлакәт урынында, тагын берсе — 2005 елда туган егет ашыгыч ярдәм машинасы килгәч үлгән. 2004 елда туган ике кыз имгәнгән, аларны хастаханәгә китергәннәр, диелгән хәбәрдә.

Полицейскийлар автомобильнең хуҗасын, яшүсмерләргә руль артына  утырырга рөхсәт итүчене һәм атларның хуҗасын ачыклый.


Фикер өстәү