Юл фаҗигасендә 20 яшьлек туташ һәлак булган

Башкортстанның Әбҗәлилов районында полиция хезмәткәрләре машина йөртүченең үлеменә китергән авария сәбәпләрен ачыклый, дип яза “Башинформ”. 

Фаҗига бүген иртәнге 9лар тирәсендә Озерное-Кусимовский рудник автомобиль юлының 24 нче чакрымында килеп чыккан. Башкортстан ЮХИДИ матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматларына караганда, “Daewoo Nexia” рулендәге 2004 елны туташның машинасы, “чыгымчылап китү” сәбәпле, каршы як юлга чыгып, “Renault Duster”га килеп бәрелгән. Автоледи “Ашыгыч медицина” ярдәме килгәнче җан биргән. “Renault Duster” йөртүчесе хастаханәгә озатылган.
Хәзерге вакытта фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли. Алар килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклаячак.


Фикер өстәү