Бер атна эчендә ковид йоктыручылар саны 7,2 процентка арткан

Узган атнада Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 7,2 процентка арткан. Чирләүчеләр саны 100 мең кешегә 17,7 күрсәткечен тәшкил иткән. Бу хакта “Объясняем.РФ” Хөкүмәт порталы хәбәр итә.

Бер атна эчендә барлыгы 3051 сырхау хастаханәгә озатылган. Алдагы атнадагыга караганда 4,3 процентка зуррак сан бу.
Чирләүчеләр 39 субъектта күбәйгән. Шул исәптән 11 төбәктә инфекция йоктыручылар саны – ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак дәрәҗәдә.
Татарстанда исә бер атна эчендә 402 сырхауда шушы вирус ачыкланган. 370 кеше савыккан.


Фикер өстәү