Татарстанда коронавирус йоктыручыларны хастаханәгә салу очраклары янә арткан

Татарстанда коронавирус йоктыручыларны хастаханәгә салу очраклары янә арткан. 3–9 июль чорында 35 кеше хастаханәгә эләккән. «Реальное время» интернет газетасы хәбәренә караганда,  бу сан алдагы атнадагыга караганда дүрттән бер өлешкә зуррак.

Республикада инфекция ияртүчеләрне хастаханәгә озату очракларының ешаюы 19–25 июнь аралыгында да теркәлгән. Ул чагында 40 сырхауны (алдагы атнадагыга караганда 2,2 тапкыр күбрәк) хастаханәгә салырга туры килгән. Шуннан соң 26 июнь – 2 июль чорында мондыйлар саны 30 процентка кимегән – 28 кеше дәвалауга кабул ителгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда  COVID-19 йоктыруның барлыгы 206419 очрагы расланган. 203997 кеше савыккан, 2010 сырхау вафат булган.


Фикер өстәү