Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. 71 кеше хастаханәгә озатылган. Инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив үзәк мәгълүматларына караганда, 12 июльгә Татарстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 инфекциясе белән йогышлануның 153046 очрагы ачыкланган. Шушы чорда барлыгы 149620 кеше савыккан, шул исәптән 69ы – соңгы тәүлектә. Кызганычка, 1996 кеше вафат булган.

Сүз уңаеннан, кичә Россиядә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы расланган. Чирне бер егет Португалиядән ияртеп кайткан. Инфекцияне ул әлегә җиңелчә формада кичерә, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү