Рөстәм Миңнеханов 11 сыйныф укучысын район башлыгы киңәшчесе итеп билгеләргә кушкан

Әлмәттә яшәүче 11 нче сыйныф укучысы Альбертка хәзер уку белән беррәттән, район башлыгы янына эшкә дә йөрергә туры киләчәк. Нефть саммиты вакытында республика җитәкчелеген таң калдырган егетне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның экология мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләргә кушкан.

«Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Альберт безгә бик күп сораулар бирде. Шәхсән миңа да бик күп гозерләре булды. Шуннан Рөстәм Нургали улы аны экология мәсьәләләре буенча штаттан тыш киңәшчем итеп билгеләргә кушты. Аның белән бу хакта сөйләштек инде. Ул безгә шәһәрдә, мәктәпләрдә экологияне популярлаштыру буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерәчәк. Аның белән һичшиксез эшләячәкбез», – ди районы башлыгы.

Экология димәктән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада бу өлкәдәге барлык тәкъдимнәргә, бигрәк тә яшьләр проектларына зур игътибар бирелә. «Татнефть илчеләре» проектының икенче турында җиңүчеләр белән очрашуда шул фикерне җиткерде ул. Бишенче, алтынчы сыйныф укучылары арасында тормышка ашырылучы әлеге программа балаларда әйләнә-тирәлеккә карата сакчыл караш тәрбияләүне максат итә. Бүген әлеге проектта 1 меңнән артык мәктәп катнаша.

– Без табигать белән якын мөнәсәбәттә булырга тиеш. Чиста һава, су, җир – иң мөһим әйберләр. Экология мәсьәләләре һәрчак өстен булачак. Табигатьне киләчәк буыннар өчен дә саклап калырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу урында Рөстәм Миңнеханов әтисенең урманчы булуын, балаларында кечкенәдән табигатькә сакчыл караш тәрбияләвен дә искә алды. «Мәктәптә укыганда безне урман утыртырга, чистартырга җибәрәләр иде. Мин бүген дә өмәләрдә бик теләп катнашам», – диде Татарстан Президенты.

Оста җитәкче булу өчен исә укытучыңның яхшы булуы кирәк. Әлмәттә узган Халыкара нефть-газ яшьләр форумында исә Рөстәм Миңнеханов әнә шул фикерне җиткерде. Республика җитәкчесе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән эшләгәндә бик күп әйбергә өйрәнүен искәртте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, оста җитәкче булу өчен, яшь белгечләргә басым ясап, ышанычлы команда да тупларга кирәк.

Форумга катнашу өчен Ташкенттан ук килгән яшьләр Президенттан Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлекнең нинди юллар ярдәмендә үсүен дә сорашты. «Үзбәкстан – безнең стратегик хезмәттәшебез. Без икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерәбез. «Татнефть», «КамАЗ» кебек оешмаларыбыз Үзбәкстанда да уңышлы гына эшләп килә. Бу илдә бүген бик күп татарлар да яши. Элемтәләребез алга таба да ныгыр дип өметләнәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Форумда катнашучылар биотехнология, биоэнергетика мәсьәләләре турында да фикер алышты.


Фикер өстәү