Татарстанда коронавирус йоктыру сәбәпле хастаханәгә эләгүчеләр саны өч тапкыр арткан

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа 226 очрагы теркәлгән. 78 кеше (кичә – 26) хастаханәгә озатылган. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Алдагы көнне 228 кешенең авырып китүе турында хәбәр ителгән иде.
Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус йоктыруның 143 747 очрагы расланган. 137 635 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә – 230 кеше терелеп аякка баскан. Шушы чорда барлыгы 1 970 сырхау вафат булган, өчесе – соңгы тәүлектә.


Фикер өстәү