Россиядә коронавирус йоктыруның 28137 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 28137 очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекциягә таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бу чирдән тагын 560 үлем очрагы теркәлгән. Кичә коронавирустан 613 кеше үлгән, бу илдә эпидемия башланганнан алып иң зур сан. 26 118 пациент терелгән.

Иң күп авручылар Мәскәүдә (6622), Санкт–Петербургта (3776) һәм Мәскәү өлкәсендә (1393) теркәлгән. Узган тәүлектә коронавирусның иң аз яңа очраклары Еврей автономияле округында (24), Чукоткада (9) һәм Ненец автономоияле округында (8) теркәлгән.

Кичә оператив штаб  коронавирус йоктыруның 25 585 яңа очрагы турында хәбәр итте. Шулай итеп, Россиядә яз башыннан 2 625 848 кеше коронавирус белән чирләгән, аларның 46,4 меңе үлгән, ике миллионнан артыгы терелгән. Авыручылар саны арту 1,1 процент тәшкил итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, пандемия башлаганнан алып, чир йоктыручылар саны 70 миллионга якын, 1,5 миллионнан артык кеше үлгән.


Фикер өстәү