Оператив штаб коронавирус буенча минималь үсеш алган төбәкләрне атады

Тәүлек эчендә Чукотка һәм Ненец автоном округларында COVID-19 буенча үсеш күзәтелмәгән. Бу хакта журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлардан Ненец автономияле округы, Чукотка автономияле округы –аларда 0 процент үсеш. Аннан Тыва Республикасы — 0,1 процент. Еврей автономияле өлкәсендә 0,3 процент үсеш күзәтелә», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү