Машина йөртүчеләр өчен яңа штраф кертелде

Россиядә түләүле автомобиль юлы буйлап йөргәндә түләмәгән өчен штрафлар керткән федераль закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Документ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Түләүле автомобиль юлларыннан, автомобиль юлларының түләүле участокларыннан транспорт чараларында йөргәнгә түләүне үтәмәгән өчен» яңа12.21.4 маддәсе белән тулыландырыла.

Мондый хокук бозу өчен җиңел автомобиль йөртүчеләргә  — 1,5 мең сум, автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләргә 5 мең сум күләмендә штраф салына.


Фикер өстәү