Табиб коронавирусның гомер озынлыгына йогынтысы турында сөйләде

Коронавирусның кеше гомере озынлыгына йогынтысы турында билгеле булды. Бу турыда табиб-иммунолог Владимир Болибокка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, әгәр коронавирус йоктыручыларның хроник авырулары кискенләшкән, вирустан соң сәламәтлеге какшаган икән, гомере дә кыскарырга мөмкин.

«Коронавиурс нәрсә ул? Ул кан тамырларының системалы ялкынсынуы, системалы васкулит. Кан тамырлары бөтен гәүдәдә булгач теләсә кайсы органга һәм системага өстәмә йөкләнеш белән бәйле авырулар башланырга мөмкин. Алга таба барысы кан тамырларына ни дәрәҗәдә зыян килүе, аларның сыгылмалыгы күпмегә кимүдән тора», — диде ул.

Кан тамырларына зыян килү, беренче чиратта, органнарга кан килү системасы бозылуга, шулай ук аларның функциясе һәм функциональ резервы кимүгә китерә. Кеше функциональ резерв хисабына яшәгәч, аның гомер озынлыгы да кими, диде Владимир Болибок.

Әгәр кеше авыруны җиңелчә кичергән һәм хроник авырулары булмаса, гомер озынлыгына йогынты булмаска да мөмкин.


Фикер өстәү