Миңнеханов Татарстанда ковидка каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә Covid-19 коронавирусы таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус сәбәпле, яңа чикләүләр кертмәү мөмкинлеге бирәчәк.

«Бездә мәктәп, балалар бакчасы, кунаклар кабул итү системасы эшли. Вазгыять тотрыклы калсын өчен барысын да эшлибез. Бу Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең тәкъдимнәрен үтәгән очракта гына мөмкин булачак», — диде Татарстан Президенты.

«Бу бик җитди вакыт. Барлык хокук бозуларга кичектергесез игътибар итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү