Табиб салкын суда юынуның куркыныч булуы турында сөйләде

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә салкын суда юынырга киңәш ителми. Бу хакта Дерматология үзәге табиб-дерматологы Екатерина Мокинага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Җәй көне кайнар суны өзгән вакытта күпләр җылынуын көтеп тормыйча, салкын суда юынырга һәм чыныгырга карар итә. Табиблар кайбер гражданнарга гадәти булмаган процедуралардан тыелырга киңәш итә.

Әйтик, салкын суда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә юынырга кирәкми. Екатерина Мокина сүзләренчә, кеше организмына салкын су эләккән вакытта организмда кан тамырларының кисәк тараюы күзәтелә, ә аннары киңәя. Бу кардиология авыруларыннан интегүчеләргә зыян китерергә мөмкин.

«Чыныгуга һәм салкын су белән коенуга гадәтләнмәгән, шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен җитди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин… » — дип сөйләде Мокина.

Дерматолог шулай ук, мәсәлән, гель, шампунь һәм башка чаралар җылы суда яхшырак юа, дип белдерде. Салкын су еш кына тирене пычрактан һәм сөртелгән сабын-гельләрдән чистартырга мөмкинлек бирми.

 


Фикер өстәү