Татарстанда йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән

Татарстанда М7 юлында йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген М7 юлының 814нче километрында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атны җәяүлеләр юлы буенча йөгереп чыкканда «ДАЗ» автомобиле таптаткан.

Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән. Мәрхүмнең шәхесен һәм фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.


Фикер өстәү